16+

Эльмира Кәлимуллина: "Ирем белән икәүләшеп елаштык..."

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән шәхси тормышы турында сөйләштек.

Эльмира Кәлимуллина: "Ирем белән икәүләшеп елаштык..."

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән шәхси тормышы турында сөйләштек.

- Әниең иреңә каршы булган икән. Ни сәбәпле?

- Рус милләтеннән булганга. Әни бер еллап безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды. Әмма ирем әнинең рөхсәтен алу өчен бик тырышты. Мин әти-әнинең фатихасын алып кияүгә чыктым. Әгәр алар фатиха бирмәгән булса, чыкмый идем. Женя чыгышы белән Ерак Көнчыгыштан, 12 ел Мәскәүдә яши. Хәзерге вакытта Казан-Мәскәү арасында йөрибез. Без Мәскәүдә бер чарада таныштык. Аннары ярты ел аралаштык. Женя – иҗат кешесе, хореограф-постановщик булып эшли. Кыскасы, икебез бер дөнья кешесе.  

- Тиң ярыңны озак көттем дип уйлыйсыңмы?

- Озак көттем. Женя белән танышкан вакытта төшенкелеккә бирелгән чагым иде. Ялгыз булуым белән килешкән идем инде. Ләкин йөрәгем түрендә барыбер хыял яшәде. Аның нинди кеше булачагын күз алдыма китерә идем. Холкы буенча ул көнләшми, бәйләнми, һөнәремне аңлый торган кеше булырга тиеш иде. Кызларга киңәшем: тирә-юньгә игътибарлы булсыннар, хыяллар чынга аша ул! Әни әйтмешли, күзеңне ачып йөрергә кирәк.

- Күңелсез тәмамланган мөнәсәбәтләр булдымы?

- Булды. Берәү, әйтик, көнләште. Ихтыяҗларымны канәгатьләндермәде. Әгәр син алга барган саен, ул сине артка сөйри икән, димәк, мондый мөнәсәбәтләрнең киләчәге юк. Аллаһка шөкер, ирем белән бер-беребезгә ярдәм итеп, терәк булып яшибез.

- Женяның әти-әнисе белән аралашасызмы?

- Әлбәттә. Аралар ерак булса да, мөмкинлек булган саен барырга тырышабыз. Алар миңа “Эльмирушка, кызым” дип кенә тора. Әниләр дә смс аша аралаша. Женя әнигә “әнкәй” ди. Әни өчен ул - иң яхшы кияү.

- Эльмира, бала алып кайтырга телисеңме?

- Бик телим. Бу юнәлештә эшлибез.

- Ни өчен өч ел көттегез?

- Аңлы рәвештә бала туу теләгенең пәйда булуын көттек. Ә быел ирем миңа: “Әйдә, бу дөньяга балабызны чакырыйк”, - дип тәкъдим ясады. Бик бәхетле мизгелләр иде бу. Икәүләшеп елаштык...

- Абыең гаиләлеме?

- Әйе, ике яшьлек Кәрим исемле уллары бар. Кәрим – бик акыллы бала, аның белән татарча гына сөйләшәбез. Гомумән, татар телен бик яратам. Татар халык җырларын яратып башкарам. Иң мөһиме – мин нәрсә җырлаганымны аңлап җырлыйм.

- Дусларың бармы?

- Әлбәттә, бар. Иң якын дусларым – ирем, әнием, абыем, композитор Эльмир Низамов һәм Таня исемле иптәш кызым.

- Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?

- Студиядә балаларны вокалга өйрәтәм. 

- Эльмира, “Голос”ка кадәр сине белмиләр иде кебек...

- “Голос”ка барганчы ук, төрле чараларда, концертларда катнаша идем. Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән эшләдем. Төрле чаклар булды инде. Аниматор булып эшләгән чаклар да булмады түгел. Ә “Голос”та катнашырмын дип һич уйламадым. 2012 елда Мәскәүдән шалтыратып, 28 августка кастингка чакырдылар. Башта баш тарттым, чөнки Республика көнендә катнашасым бар иде. Аннары “нишлим мин?” дип кире шалтыраттым да, ризалыгымны бирдем. Нәтиҗәдә Пелагея командасына эләгеп, проектта икенче урынга ия булдым. 

- Син - “Голос” тарихында татар телендә җырлаган беренче җырчы. 

- Кастингта Пелагея миңа борчылгач, татар телендә җырлавымны сорады. “Каз канаты”н җырладым. Ә финалда Пелагея белән “Син сазыңны уйнадың” җырын башкардык. Искиткеч тандем булды бу. Миннән соң башка сезоннарда да катнашучылар үз телләрендә җырлый башлады.

- “Татарстанның атказанган артист” исемен шуннан кайткач тапшырдылармы?

- Әйе. Финалның икенче көнендә үк исем алуыбыз турында шалтыратып әйттеләр. Без – ул мин һәм беренче урынга ия булган Динә Гарипова. Бик күп еллар дәверендә сәхнәдә иҗат итеп, гастрольләрдә йөреп “исем” алмаган артистларны беләм. Шуңа күрә бу “исем”не алу - минем өчен зур аванс булды. Нәрсә генә ишетмәдем. Ул йокысыз төннәр... Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ләкин “Беренче” каналга барып, сәхнәдән үзеңне татар дип, татар мәдәниятен, сәнгатен пропагандалау өчен зур ихтыяр көченә ия булырга кирәк дип уйлыйм. Барлык сынауларны лаеклы рәвештә уздым. Хәзер, ун елдан соң, мин ул “исем”гә лаек булдым дип зур горурлык белән әйтә алам.

- Шушы көннәрдә Казанда концертың узды. Канәгать калдыңмы?

- Бу – дүртенче сольный концертым. Бик нык әзерләндем. Сыйфатлы ут, тере тавыш, тере музыка булды, Мәскәүдән килгән балет катнашты. Экранны махсус алмадым, концертны артык чуарлыйсым килмәде. Ике сәгать буе бернинди кунаксыз, тәнәфессез концерт куйдым. Әле җитми дә калды. Мин бик канәгать! Артист өчен тамашачы алдында ике сәгать буе концерт кую – зур бәхет ул. Бөтен Россия буйлап йөреп чыгасы килә, ләкин пандемия планнарны чынга ашырырга комачаулый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading