16+

Элвин Грей фанаткалары белән интим турында: «Шәхси тормыш белән эшне бутамыйм» 

Популяр җырчы Радик Юльякшин Башкортстанның БСТ телеканалына зур интервью биргән. 

Элвин Грей фанаткалары белән интим турында: «Шәхси тормыш белән эшне бутамыйм» 

Популяр җырчы Радик Юльякшин Башкортстанның БСТ телеканалына зур интервью биргән. 

Интервьюда ул фанаткалары турында да әйтеп үтә. Баксаң, алар һәрдаим Радикка интим тәкъдим итә икән. Әмма җырчы әлеге тәкьдимнәрне кире кага. Радик фикеренчә, үз иҗатын яратучыларны ул бервакытта да шәхси мәнфәгатьләре өчен файдаланмый. Бу мәсьәләгә карата ул кискен рәвештә: «Эш белән шәхси тормышны бутамыйм», – ди. 

Бервакыт, Себер якларында гастрольдә булганда, Радик иҗатына гашыйк кызлар алар тукталган фатирны табып, төне буе ишек кагып чыккан икән.

Əмма озын юлдан соң артистлар йоклаган була, аларны ишетми дә. Кызлар ничек фатирларын эзләп тапканнары әлегә кадәр сер булып кала. 

Шулай да җырчы үзенең фанатлары белән бик горурлана. «Алар хәзер зур бер гаилә. Үзара аралашып, дус булып яшиләр», – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading