16+

Элвин Грей: "Хәзер инде Казанда яшим. Казан – минем шәһәр"

Андрей Кузьмин “Интервью без галстука” тапшырулары кысаларында Элвин Грей белән кызыклы гына әңгәмә эшләгән. Кызыклы сорауларга кызыклы җаваплар алынган. Элвинның кайбер җаваплары:

Элвин Грей: "Хәзер инде Казанда яшим. Казан – минем шәһәр"

Андрей Кузьмин “Интервью без галстука” тапшырулары кысаларында Элвин Грей белән кызыклы гына әңгәмә эшләгән. Кызыклы сорауларга кызыклы җаваплар алынган. Элвинның кайбер җаваплары:

“Мин бөтен җирдә яши алам. Дөнья кешесе мин. Мәскәүдә дә яшим, анда инде мин 2010 елдан. Казанда да өч ел яшим инде, әниемне дә үзем белән күчердем. Башкортстанда тудым. Күңелем белән мин – башкорт, туган телем дә башкорт теле. Гәрчә, Башкортстанда яшәгәндә татарча җырларга өйрәнергә теләгем зур иде, чөнки Татарстаннан артистлар килә иде. Шулай булып чыкты ки, хәзер инде Казанда яшим. Казан – минем шәһәр.”

“Артистларга комачауларга кирәкми. Мин үзем иҗат белән мәктәп елларыннан шөгыльләнә башладым. Башкортстанда яшәгәндә, җырлар яздыра башлаганда, акчам да юк иде. Гәрчә минем язылучыларым, ул бит бай гаиләдән, диләр. Әнием дә, әтием дә төзүчеләр иде. Әтием исән түгел инде. Иҗат белән шөгыльләнә башлаганда, әниемне кредитка компьютер алырга күндердем. Бай яшәү турында сүз дә алып барып булмый иде. Китаплар укый-укый, музыка язарга өйрәндем.”

“Талант белән генә булмый, эшләргә өйрәнергә кирәк. Эш сөючән мин. Бик күп талантлы кешеләр бар, ләкин эшләргә яратмыйлар.”

“10нчы класстан тавыш яздыру студиясендә аранжировщик булып эшли башладым. Акрынлап клиентлар җыелды. Шулай итеп радиога эләктем, җырлар, клиплар төшерә башладым. Әгәр дә утырып торсам, берни эшләмәсәм, берни дә булып чыкмас иде. Укуларны калдыра идем, чөнки музыка белән җенләнгән идем.  Беренче җырларым касетада чыкты әле. Иң беренче аудиториям, әлбәттә, кызлар иде. Аннан инде уйлана башладым, җитди җырлар да тудырдым һәм инде өлкән буын да минем аудиториягә әйләнде.”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барысы да Казанга чаба.. Башкирия дэ усэ алмыйлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Да, бик тиз гэнэ Башкортстанда званиялар алып, даже советникта булып, ничек Татарстанга кучкэн? Башкортстанны башкорт егете яратмый мени?

      Мөһим

      loading