16+

Элвин Грей "Яңа йолдыз" сайлый: "Безгә икенче Салават кирәкми!"

Казанда “Яңа йолдыз” исемле грандиоз телевизион вокаль проект старт алды. Аны ТР Президенты ярдәме белән “Барс Медиа Груп” компанияләр төркеме оештыра. Ике көн дәвамында Казанның “Сәйдәш” Мәдәният йортында кастинг узды. Оештыручылар һәм катнашучылар белән без дә аралашып кайттык.

Элвин Грей "Яңа йолдыз" сайлый: "Безгә икенче Салават кирәкми!"

Казанда “Яңа йолдыз” исемле грандиоз телевизион вокаль проект старт алды. Аны ТР Президенты ярдәме белән “Барс Медиа Груп” компанияләр төркеме оештыра. Ике көн дәвамында Казанның “Сәйдәш” Мәдәният йортында кастинг узды. Оештыручылар һәм катнашучылар белән без дә аралашып кайттык.

Хәтерләсәгез, заманында “Барслар” “Йолдызлар фабрикасы” дигән проект оештырган иде. Хәзерге популяр артистларның шактые шул проекттан чыкты. Фабриканы яңартырга, яңа сулыш бирергә ниятләп, “Барслар” “Яңа йолдыз” дигән яңа проект башлаган. Ләкин бу юлы күпкә масштабрак һәм телевизион форматта. “Проектның максаты – талантлы кешеләрне табу, аларның потенциалын ачу һәм «Яңа йолдыз»ны кабызу. Лина Арифулина кебек танылган шәхесләр белән эшләү, аларның тәнкыйтьләрен ишетү безнең өчен зур дәрәҗә”, - ди “Барс-Рекордс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева.

Майда башланган конкурска барлыгы 300дән артык гариза кабул ителгән. Чит төбәкләрдән, чит илләрдән катнашырга теләүчеләр булса да, конкурска нигездә Татарстан белән Башкортстан кешеләре үтә алган. Кабул ителгән видеолар нәтиҗәсендә 50 талантлы һәм перспективалы башкаручы сайлап алынган. Һәм менә алар кастингта көч сынашты.

Жюрида Россиянең танылган актрисасы, режиссер, продюсер Лина Арифулина, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, “Барс Медиа Груп” вәкилләре Динә Гәрәева белән Руслан Әхмәдиев бәя бирде. 

Сәхнәдә татар эстрадасы җырчысы Илнар Миранов пәйда булгач, бераз сәер булып китте. Ни дисәң дә, Илнар эстрадада үз урынын, үз тамашачысын тапты кебек. Ул җырлаганнан соң, жюри әгъзалары аны аягүрә басып алкышлады. Лина ханымның күңеле тулып елап алды. “Бу проект сезнең өчен кечкенә, сезгә күләмлерәк проектларда катнашырга кирәк”, - диде ул. Илнар, үз чиратында, бу бәя белән килешүен һәм үпкәләмәвен белдерде.

Үпкәләү дигәннән, проектка үтә алмаган яшь башкаручылар арасында күңеле төшеп, үпкәләп кайтып китүчеләр дә булды. Әйтик, бер районнан килгән егеткә Динә Гәрәева: “Сәхнә матурлыкны ярата, кичке сәгать 6дан соң ашамаска да була”, - дип үз киңәшен әйтте. Билгеле, егет үпкәләде, кызу-кызу атлап ишеккә таба юнәлде.

Кайсы жюри әгъзасы иң кырысы соң? Динә Гәрәева фикеренчә, Лина Арифулина аеруча җитди бәяли. “Яхшы артистның нинди милләттән булуы мөһим түгел. Әмма үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Мин бик канәгать. Җиңүчеләр исемлеген игълан итәргә кулым “кычытып” тора. Кызыклы, үзенчәлекле, яңалык кертә алучы сәләтле яшьләр бар. Башкаручының йолдыз булачакмы, юкмы икәнен аңлау өчен миңа 15 секунд вакыт җитә. Мин кешенең киеменә генә түгел, тавышына да игътибар итәм. Әмма җырлаганда, мөһим булмаган хаталар китсә, күз йомам. Башкару өлеше тигез һәм йомшак булса, киресенчә, кызык булмас иде”, - диде Лина Арифулина.  

Зәйнәб Фәрхединова исә моңга басым ясавын белдерде. “Татарстанның халык артисты буларак, үз халкымның моңнары чагылган эшне көтәм. Нинди жанрда һәм стильдә башкарса да, барыбер чалымнар булырга тиеш”, - ди Зәйнәб Фәрхетдинова. Кастинг барышында шуңа игътибар иттем, Зәйнәб ханым халык җырларын башкаручыларга үз тавышын биреп барды.

Башкорстанның атказанган артисты Элвин Грей Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җыр башкарган катнашучыга “безгә икенче Салават кирәкми” диде. “Кем кирәк соң?” дигән соравыбызга ул: “икенче Салават та, икенче Элвин Грей да кирәкми. Яңа йолдыз кирәк. Ул үзе сәер дә, текә дә һәм иң мөһиме – моңлы да булырга тиеш”, - диде Радик. 

«Барс Медиа Груп» вәкилләре проектта 15ләп иң яхшы башкаручыны калдырачак. 2020 елның 13 декабрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында финалга үткән барлык башкаручылар да татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарачак. Аларның чыгышлары һәм жюриның бәясе нәтиҗәләре буенча конкурсантларның гомуми рейтингы төзеләчәк. Иң югары балл туплаган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» бәйгесенең супер-финалистлары булачак.  

13 декабрьдә смс-тавыш бирүгә старт биреләчәк, аның нәтиҗәләре «Татар Җыры» фестивалендә игълан ителәчәк.  

19 декабрь көнне И. Шакиров исемендәге концертлар залында «Яңа йолдыз» кабыначак!

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X