Бүген - көлке көне. Күпләр алдарга яки алданырга да өлгергәндер.
Ә менә Элвин Грей бүген бинт белән уралган "бриллиант кул"лы фотосын инстаграмга куйганнан соң, халык икеләнеп калган. Аның: "Зыян килгән, ләкин сынмаган. Елмаябыз да алга таба эшлибез",- дигән сүзләренә язылучылары төрле комментарийлар калдырган. Кемдер моңы беренче апрель шаяруы дип кабул иткән, кемдер чыннан да кулына зыян килгән дип, тизрәк савыгуын теләгән.
Бер язылучысы исә: "Молодец@elvin_grey_music, теләсә нинди хәлдә отимист булып каласың!☺ Сәламәтлек белән шаяртырга ярамый, - дип кисәткән.

Без дә җырчыга тиз арада савыгуын телибез, һәрхәлдә шаяру булмагандыр...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар