16+

Эльвира Әхмәтова, Гүзәлия, Ләйсән Ветрова һәм Роберт Ямгуров: көчле состав - көчле җыр

Автор башкаручы, композитор, продюсер Гүзәлия чираттагы шедеврын иҗат итте. Җыр чын тормышта булган хәлләргә нигезләнгән.

Эльвира Әхмәтова, Гүзәлия, Ләйсән Ветрова һәм Роберт Ямгуров: көчле состав - көчле җыр

Автор башкаручы, композитор, продюсер Гүзәлия чираттагы шедеврын иҗат итте. Җыр чын тормышта булган хәлләргә нигезләнгән.

Яңа иҗат җимешен җырчы Ләйсән Ветрова белән Роберт Ямгуров башкара. Җыр сүзләрен Эльвира Әхмәтова язган. Гүзәлия үзе "Шәһри Казан"га бу хакта болайрак сөйләде:

"Бу җыр язылуга тормышта булган реаль вакыйга сәбәпче булды. 
Ләйлә -Мәҗнүн, Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Хәлил-Галиябану заманнарында да булган андый  мәхәббәт тарихлары. Безнен көннәрдә дә булмый тормый.
Авылдан шәһәргә укырга килеп, югары уку йортының тулай торагына урнашкан бер Кыз көннәрдән бер көнне шушы ук уку йортында белем алучы шәһәр Егете белән таныша. 
Ягымлы, мөләем, итәгатьле, гади авыл Кызы һәм бай гаиләдән булган, киләчәктә зур перспективалар һәм карьера ясау юлында өметләр баглаган шәһәр Егете. 
Араларында беренче караштан ук, беркем дә аңлатып бирә алмаган ялкын очкыны пәйдә була. "Бер күрүдә гашыйк булу" диләр андый халәт турында сөйләгәндә.
Кызганыч, безнең тормышта мәхәббәт, саф сөю, хыялый яшьлеккә киртә булырлык сәбәпләр шактый. Кыз белән Егет арасына да керә алар. 
Нәтиҗәдә, Кыз укуын тәмамлап яңадан авылына кайтып китә, ә Егет стажировкасын уздырырга чит илгә юл ала һәм шунда төпләнеп кала.
Кызның хушлашыр алдыннан Егеткә язып калдырган хатында нинди юллар булгандыр, белмибез. Ни сәбәпле ул хатны Егет озак вакытлар үткәч кенә табып укыган, анысы да билгесез.
Әмма, шунысын беләбез, Егет чит илдән кайтып, Кызны эзләп таба һәм алар бүгенге көндә бергә матур гомер итәләр, үзләре дә әти-әни инде. Менә шундый хәлләр... 

P.S. Мәхәббәткә мәдхия җырларын һәр йөрәк үзенчә башкара. Ләйсән Ветрова һәм Роберт Ямгуров башкаруындагы "СИНЕ УЙЛАП" дип исемләнгән дуэт - мәхәбәттә мәдхия".

Эльвира Шакирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading