16+

Эльвира Уразбахтина: "Ялганчыларны тормышымнан сызып ташлыйм"

Татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучы җырчы Эльвира Уразбахтина күпләр өчен яңа исем. “Шәһри Казан” укучыларын Уфада яшәп иҗат итүче Эльвира белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Эльвира Уразбахтина: "Ялганчыларны тормышымнан сызып ташлыйм"

Татар эстрадасына тәүге адымнарын ясаучы җырчы Эльвира Уразбахтина күпләр өчен яңа исем. “Шәһри Казан” укучыларын Уфада яшәп иҗат итүче Эльвира белән якыннанрак таныштырырга булдык.

- Эльвира, үзең белән таныштыр әле. Кайда тудың?

- Мин Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында тудым. Хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә яшим.

- Ялгышмасам, син медицина хезмәткәре булып эшләгәнсең?

- Муниципальара онкология үзәгендә шәфкать туташы булып эшләдем. Тик 2018 елдан сәламәтлек саклау тармагында эшләмим. Бүгенге көндә башка өлкәдә булсам да, медицина тормышымда әһәмиятле урын алып тора. “Кеше медицинадан китсә дә, медицина кешедән китми” дигән гыйбарә бар. Мин моның белән тулысынча килешәм. 

- Ни өчен иҗатка тартылган кыз медицина өлкәсен сайлады соң?

- Мәктәп елларында химия, биология, астрономия фәннәрен ярата идем. Сыйныфта алган белем белән генә чикләнмичә, өйдә әти белән шөгыльләнә идек. Ләкин ничек кенә баналь яңгыраса да, балачактан бирле җырлыйм. Музыкаль мәктәпнең баян сыйныфын тәмамладым. Мәктәптән соң сәнгать училищесына керергә теләдем. Әмма әтием бу һөнәргә якын китермәде, рөхсәт бирмәде. Ләкин мин бернигә дә карамастан, хыялымны тормышка ашырырга тырыштым. Максатчан һәм тырыш кеше барыбер үз дигәненә ирешә дип саныйм. Иң мөһиме – туктап калмаска һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк.

- Сәхнәгә тәүге адымнарың кайчан башланды? 

- Бервакыт “Туган тел” телеканалының продюсерлык үзәге “Музыкаль кешеләр” проекты кысаларында артист булырга теләүчеләрне чакыра” дигән белдерүгә тап булдым. Проект җитәкчесе Гөлназ Фәхертдиновага яздым, шуннан аралаша башладык. Ул миңа “Ике сүз” исемле тәүге җырымны язып бирде. Моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Менә шулай башланып китте. Хәзер мин күңелемә якын булган яраткан эшем белән шөгыльләнәм. 

- Барлыгы ничә җырың бар? Нинди авторлар белән эшлисең?

- Әлегә репертуарымда барлыгы 11 җыр, 2 клип бар. Бүгенге көндә яңа җырлар өстендә эшлим. Мин тирән мәгънәле, хис-кичерешләргә бай булган җырлар яратам. Нигездә Венер Фәттахов, Мурат Гайсин, Гөлфия Шакирова, Венера Мәхмүтова, Гөлназ Фәхертдинова кебек авторлар белән эшлим.

- Яраткан җырчыларың кем? Иҗатташ дусларың бармы?

- Җавап бирә алмыйм. Һәр башкаручы үзенчәлекле. Һәркемнең үз стиле, үз юнәлеше. Дусларым бар, һәркайсын хөрмәт итәм.

- Эстрадага нинди өметләр баглыйсың? Иң зур хыялың?   

- Мин балачактан җырчы булырга теләдем. Һәм моңа таба кечкенә адымнар белән барам. Алга таба да тамашачымны җырларым белән сөендерәчәкмен, тырышып эшләячәкмен. Әлбәттә, зур хыялым – туган ягымда концерт кую. Аның тормышка ашуында бер шигем дә юк, Аллаһы Боерса.  

- Нинди шөгыльләрең бар?

- Япон стилендә бизәнү әйберләре тегү белән мавыгам. Кызганыч, соңгы арада вакыт кына җитми. Ашарга пешерергә бик яратам.

- Эльвира нинди ул?

- Көлергә, елмаерга яратам, миндә юмор хисе көчле. Кешеләрне яхшы тоям. Мин һәрвакыт гаделлек яклы. Ялганны һәм үз сүзендә тормаучыларны яратмыйм. Андыйларны тормышымнан сызып ташлыйм.

- Гаилә хәлең ничек?

- Кияүдә. Ике улым бар.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading