16+

Фәдис Ганиев: «Өч тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә малны кашыктан башлап җыйдык»

- Минем тормыш, бүтән кешеләрнеке белән чагыштырганда, гадәти түгел.

Фәдис Ганиев: «Өч тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә малны кашыктан башлап җыйдык»

- Минем тормыш, бүтән кешеләрнеке белән чагыштырганда, гадәти түгел.

Өч тапкыр гаилә кордым һәм өченсендә дә малны кашыктан башлап үзебезгә җыярга туры килде. Лилия белән авырлыклар кичердек: башта кеше фатирында яшәдек. Әле бит безнең яшь аермасы аз түгел. Япь-яшь Лилия шундый шартларга риза булып яшәгәч, ул вакытта ук анда миңа карата матур хисләр булгандыр, дим.
Лилия белән очрашканнан соң, иҗат яңача сулыш алды. Бер-береңне аңлап эшләгәндә, парлап иҗат итү күпкә рәхәтрәк.

Бүген теливизордан күрсәтелгән барлык фильмнарда да хатын-кызның уенда байлык, аңа акча гына кирәк дип күрсәтсәләр дә, алар өчен рухи канәгатьлелек мөһимрәк. Иренең җылы мөнәсәбәтен бер нинди акча да алыштыра алмый. Мәсәлән, Лилиянең күңелен күрер өчен күп кирәкми. “Бүләккә акча әрәм итмә”, - ди ул. Чәчәккә дә артык хушы китми. Тыныч, имин яшәүебез аңа күпкә кадерле.

Аллага шөкер, уртак җимешебез - Кәримебез үсеп килә. Иллегә якынлашып килгәндә әти булуны күпләр хупламый. Саный башлыйлар: ул бала мәктәп беткәндә, сиңа фәлән яшь була, янәсе. Әмма шәхсән үземнем хисапчы, икътисадчы булып, калькуляторда бер нәрсә дә санап утырасым килми. Ходай язмаса, гомерең кыска булса, егермедә тапкан балаңның да киләчәген тәэмин итәлмиячәксең. Алай гомерне исәпләп утырсаң, 25тән соң бала табасы да түгел булып чыга бит.

Сәламәтлек булганда, Кәрим улыбыз янына тагы берәр кыз алып кайтык әле, дип тә әйтәм Лилиягә. Дәү әтинең төпчек баласы туганда аңа 53, дәү әниемә 43 яшь булган. Ул заманда берәү дә сәерсенеп, кирәкмәгән сораулар биреп йөдәтмәгән, тиеш әйбер кебек кабул ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

60

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыннан да кашыктан башлап жыйсан,очэр тапкыр аерылып буламы икэн ул?Ана гомер житэме шулай?кашыкларыгыз зур булгандыр могаен...

    • аватар Без имени

      0

      1

      Мин сезнен очегезнен ижатына улеплэр гашыйк кешемен !!!!!Бик хормэт итэм сезне !!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ин бяхетле дип саныйм сезне, бяхетле булыгыз ??????

        • аватар Без имени

          0

          1

          Мин сезне бик вратам узегезне дэ жырларыгызны да бок матур сойкемле парлар бэхтлэр сезгэ!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сез чыннан да бер-берегезне тулыландыра торган сокландыргыч парлар,кузлэр тимэсен берук!!!

            Мөһим

            loading