16+

Фердинанд Фәтхи туган көнен хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр

Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең сукыр эчәгесенә операция булган.

Фердинанд Фәтхи туган көнен хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр

Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең сукыр эчәгесенә операция булган.

“Арча районы Иске Ашыт авылына әни янына кайтырга җыенганда, өянәк булды. Моңа кадәр дә эчем авырта иде, тик дарулар эчеп йөрдем. Казанның 7нче хастаханәсендәге таныш табибка шалтыраткач, тиз арада килергә кушты. Узи ясаткач, кирәкле анализлар тапшыргач, сукыр эчәгесе булып чыкты. Операцияне наркоз белән ясадылар. Аллага шөкер, уңышлы узды. Бүген аякка бастым”, - дип сөйләде безгә Фердинанд абый.

Билгеле ки, 5 сентябрьдә җырчыга 61 яшь тула. “Быел туган көнемне хастаханәдә каршы алырга мәҗбүрмен. Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Иң мөһиме – сәламәт булыйк. Бу хастаханә шулкадәр чиста, пөхтә. Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук көн дә хәлемне белеп торучы әниемә, Казан шәһәр филармониясендә эшләүче хезмәттәшләремә, җитәкчеләргә, сәнгать җитәкчебез Чулпан Закировага рәхмәт. Эшемне сагындым, тизрәк терелеп чыгасым килә”, - диде җырчы.

Фердинанд абыйның сәламәтләнүен, тамашачыларын матур җырлары белән сөендерүен телибез. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading