16+

Фирдүс Тямаев “Мәйдан”ны сатып ала? 

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев “Мәйдан” телеканалында булды. Җырчының бирегә беренче тапкыр килүе. Иң элек аның күзе коллективның чибәр кызларына төште. “Кызларыгыз гына түгел, бинагыз да бик матур, якты икән”, - диде Фирдүс.

Фирдүс Тямаев “Мәйдан”ны сатып ала? 

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев “Мәйдан” телеканалында булды. Җырчының бирегә беренче тапкыр килүе. Иң элек аның күзе коллективның чибәр кызларына төште. “Кызларыгыз гына түгел, бинагыз да бик матур, якты икән”, - диде Фирдүс.

Бу сүзләрдән соң Инстаграмда төрле фикерләр таралды. Янәсе, Фирдүс “Мәйдан”ны сатып алырга җыена, шуңа күрә бинаны бәяләп йөри. Бу хакта берәү: “Бик мөмкин, Фирдүстән ни көтәргә дә белмәссең!” - дип язган. 

Фирдүс Тямаевның “Мәйдан” каналында нишләп йөрүе турында каналның өлкән менеджеры Гүзәл Асадуллина сөйләде: “Билгеле булганча, “Мәйдан” каналы концертлар төшерү белән дә шөгыльләнә. Бездә үз эшенең чын осталары эшли, шуңа да артистлар безгә теләп килә. Күптән түгел “Мәйдан” командасы Фирдүс Тямаевның концертын төшерде. Фирдүс безгә әнә шул уңайдан килде дә инде. Съемканы бик ошатты. Без дә, үз чиратыбызда, безгә булган ышанычы өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез”.  

Фирдүс Тямаев “Мәйдан” каналы турында җылы сүзләрен җиткерде. “Соңгы елларда “Мәйдан” каналы үзенең амплуасын, урынын тапты. Аны карарга кызык. Кәефегез булмаса, эчегез пошса, гомумән, иртән торып “Мәйдан” каналын кабызсагыз, андагы позитив җырларны, күңелле программаларны карап сез көне буе энергия алып йөриячәксез. Мәңге яшәсен “Мәйдан” каналы!” - диде Фирдүс Тямаев.

Фирдүс Тямаев белән "Ачыктан-ачык" тапшыруын карагыз.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading