16+

Фирүзә Париж коронавирус белән хастаханәгә эләккән

Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж коронавирус йоктырып хастаханәгә эләккән. Хәлләрен сорашып, Фирүзә белән элемтәгә кердек.

Фирүзә Париж коронавирус белән хастаханәгә эләккән

Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Париж коронавирус йоктырып хастаханәгә эләккән. Хәлләрен сорашып, Фирүзә белән элемтәгә кердек.

“Вирусны ничек эләктергәнемне үзем дә сизми калдым. Вирус йортыбызга уйламаганда килеп керде. Башта моны гадәти ангина, шуңа тамак авыртадыр дип уйладык. Тән температурасы 37,2дә торды. Ис һәм тәм тою югалмады. Ләкин табибка мөрәҗәгать итәргә кирәген күңелем тойды. Нәтиҗәдә мине хастаханәгә салдылар. Шулай итеп, 7 көн хастаханәдә ятып чыктым.

Күпләр “нигә өйдә генә дәваланмадың, хастаханәдә карамыйлар бит”, ди миңа. Табибларның нинди шартларда эшләгәнен күрсәгез иде! Смена буе скафандр киеп йөриләр, респиратор аша сулыйлар, уңайсыз күзлек аша карыйлар. Хәер, моны мин әйтмәсәм дә, бик яхшы беләсез. Алар вирусны җиңеп, кешеләрне дәвалап, гадәти тормышка кайту өчен көрәшә. 

Хәзерге вакытта үземне яхшы хис итәм. Тулысынча тернәкләнү өчен көненә 16 сәгать тирәсе йөзтүбән ятарга кирәк икән. Мин дә ятам. Инде битем шешенде, мендәр кебек булды. Суны да күп эчәм.

Безнең сәламәтлек - безнең кулда. Никадәр иртәрәк дәвалана башласак, шулкадәр нәтиҗәлерәк булачак. Ә иң яхшысы – чирләмәскә! Барыгызга да сәламәтлек телим”, - ди Фирүзә Париж.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading