16+

Фәридә Әхмәтшина: "Беркайчан да җылы сүземне кызганмыйм"

17 май көнне Татарстанның атказанган артисты, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Фәридәне котлап, үзенә шалтыраттык. Һәрвакыттагыча, Фәридә хис-кичерешләрен илһамланып, түкми-чәчми сөйләде. 

Фәридә Әхмәтшина: "Беркайчан да җылы сүземне кызганмыйм"

17 май көнне Татарстанның атказанган артисты, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Фәридәне котлап, үзенә шалтыраттык. Һәрвакыттагыча, Фәридә хис-кичерешләрен илһамланып, түкми-чәчми сөйләде. 

“Дөньялар ап-ак шау чәчәккә күмелгәндә,  тагын бер елымны каршы алдым. 16 май көнне ничектер кәефсез идем. Туган көн алдыннан кешенең энергиясе кими дип, дип әйтәләр бит. Шулай булгандыр, күрәсең.

Мине илһамландырганы өчен тормыш иптәшем Маратка бик рәхмәтлемен. Көне буе көлешә-көлешә төрле тәм-томнар әзерләдек, пылау, кебаб, шашлык пешердек. Җырлый-җырлый салатлар ясап, табынны сервировкаладык. Россиянең төрле почмакларыннан минем өчен бик кадерле кешеләрдән җылы, ихлас котлау сүзләрен кабул иттем. Хәтта Лондон, Сан-Франциско, Ташкенттан котлаулар алдым. Коллегаларымның күбесе бүгенге көндә Себер якларында гастрольдә. Алардан видеокотлауны күргәч, күңелләрем тулды. Мин үзем беркайчан да кешеләргә карата игътибарымны да, җылы сүземне дә кызганмыйм. Кешене канатландырып җибәрсәң, үзеңә дә рәхәт була бит ул.

Кичен балаларым, туганнарым белән табын артына җыелдык. Самат белән Фәрхад улларым бер сыйныфташ дусларына заказ биреп, махсус минем өчен "Әниебезгә" дигән искиткеч тәмле торт  ясаткан, бәгырьләрем. Дөнья мәшәкатьләрен онытып, аралашып, үзебезчә матур итеп күңел ачтык. Хәзер һәрнәрсәнең кадере артты. Рәхәтләнеп бер утырып сөйләшү ни тора!.. Мине котлаган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Дөньялар тыныч, күңелләр саф булсын. Миңа теләгән изгелекләрегез үзегезгә меңләтә кире әйләнеп кайтсын!” – диде Фәридә Әхмәтшина. 

Без дә Фәридәне туган көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading