16+

Габделфәткә – 60! Җырчы турында кызыклы фактлар

Эстрадабызның эксклюзив җырчысы Габделфәт Сафинны 60 яшен тутырды. Шул уңайдан Татарстан халык артистының төрле елларда бирелгән интервьюларыннан кызыклы өзекләрне тупладык.

Габделфәткә – 60! Җырчы турында кызыклы фактлар

Эстрадабызның эксклюзив җырчысы Габделфәт Сафинны 60 яшен тутырды. Шул уңайдан Татарстан халык артистының төрле елларда бирелгән интервьюларыннан кызыклы өзекләрне тупладык.

“Кечкенә чагымдагы кушамат - Әпәт. Бу, күрәсең, исеменең соңгы иҗеген алып, аны җайлаштырып әйтү булгандыр. Күпләр мине шулай дип йөртә иде”.

“Дүртенече сыйныфта укыганда тешем авыртып бик озак газап чиккәннән соң, әнием миңа: “Теш табибына барсаң, гармун алып бирәм,” - диде. Барырга бик курыккан булсам да, гармунсыз калуны олы югалту итеп тойдым. Табибка бардык, аннан чыгып туп-туры кибеткә киттек. Әни сүзендә торды, гармун алып бирде. Тиз арада уйнарга да өйрәндем: әни җырлый, ә мин аңа ияреп уйнап китә идем. Ике-өч елдан авылда бер мәҗелес тә минсез үтми иде. Шулай итеп, тыш сызлауы мине гармунлы итте һәм ул гармуным бүгенгесе көндә дә иң кадерле җәүһәрдәй өй түрендә саклана”.

“Минем остазым – әтием. Быел аңа 100 яшь тулды. Авылда берүзе яши. Ярдәмчесе бар, ул күрше авылда тора. Әмма ул апаны бик сирәк, кирәк вакытта гына чакыра. Үз-үзен карый: ашарга да пешерә, йортны да пөхтә тота. Иң яраткан шөгыле – кроссвордлар чишү һәм спорт яңалыклары белән кызыксыну. Бөтен спортчыларны, барлык җырчыларны белә. Гомумән, зиһене шәп. Күз тимәсен. Сугышта булган, пленга төшкән, аннан качып, безнекеләргә барып кушылган, Берлинга кадәр барып җиткән... Ә кайткач, репрессия корбаны булган. 6 ел гомерен ябылуда уздырган. Аннан да исән-имин чыга, рухы сынмый.
Туган йортка мин нәкъ шул көчле рух янына кайтам. Аның белән сөйләшеп утыру – ул акыл туплау, зиһенне киңәйтү, нәрсәгә дә булса өйрәнү.
Әтинең биографиясенә күз салсаң, әллә ничә серияле кино төшереп булыр иде. Китап язам дисәң, ул фәлән томлы һәм бик калын булыр иде. Аның көченә, ныклыгына шаккатырлык. Ходай аны сәламәтлектән генә аермасын. Безне сөендереп, күп еллар яшәсен дә яшәсен!”

“15-20 ел элек Уфага гастрольгә барырга җыенам. Кышкы салкыннарга иртәрәк булса да, аяк җылыда булсын дип җылы ботинка кияргә уйладым. Иртәгәсен, ерак сәфәргә кызгалыр алдыннан “темнушка”га үрелсәм, ботинкамның җылылыгын көя ашап бетергән.
Көяне болай да яратмый идем. Бу юлы бигрәк ачу килде. Бүтән ботинка юк. Сатып алырга вакыт калмады. Киттем чаңгы ботинкасын киеп Уфага.
Барганда туңмадым. Аякта шәп йон носки, затлы чаңгы ботинкасы. Әйбәт кенә барып җиттек, кунакханәгә урнаштык. Кайберәүләр үземнән түгел, аягымнан күзен алмады. Уфада концерт залары күп, алар шәһәр буйлап урнашкан. Шуңа күрә концертлар атна-ун көнгә сузылды. Бик тырышып җырлап, соңгы көнне тавыш калмады. Концерттан соң төнге 12дә мине Башкортстанның данлыклы тавыш докторына алып киттеләр. “Доктор, менә Татарстанның атказанган артисты, Уфа халкына җырлап тавышы бетте”, - диләр концертны оештыручылар. Профессор бер миңа, бер аягыма карады да: “Тавышыгызга салкын тигән, ә үзегез чаңгыда йөрисез”, - диде. Хәлне аңлатып бирергә туры килде. Шуннан бирле  чаңгы ботинкасын чаңгы шуганда гына киям”.

Габделфәт Сафинның тормыш иптәше – Рүзилә:
“Мин районда эшләгән елларда, “Сорнай” ансамбле белән Габделфәт Сафин концерт куярга килгән иде. Концерттан соң бер-ике көн үткәч, махсус мине күрергә дип, Габделфәт кабат безнең якларга килде. Мәдәният йортында методист булып эшли идем. Артистларны яныма гомумән якын җибәрмим, җаным сөйми иде. Шуңа карамастан Габделфәт белән сөйләшеп киттек, төне буе Кама буенда йөрдек. Эшемә карата кызыксыну уятуы, яхшы әңгәмәдәш булуы аны йөрәгемә якын итте. Дуслашып китүебезгә Габделфәтнең төзелеш институтын тәмамлавы да уңай тәэсир итте. Тиз арада туй ясап, өйләнешеп тә куйдык. 

Габделфәтне очратканчы, минем таләпләремә туры килгән кешене таба алмам дип борчыла идем, беркем дә ошамады. Язмышымда ул пәйда булып, дөньямдагы бар бушлыкны тутырды да куйды. Мин эш яратам, минем өчен беренче урында – Габделфәт, аның эше. Аннан гына балалар. Чөнки ир-ат уңышлы булса, аның кәефе дә яхшы, димәк, гаиләдә иминлек һәм балалар да шат.

Сүзгә килешкәнебез юк дип әйтсәм, кеше ышанмас. Үпкәләшеп, сөйләшмәгән чаклар була торган иде. Аерылышабыз димәсәк тә, аерылышам дисәң, эшне нәрсәдән башларга икән, дигән уйлар күңелгә якын килүе ихтимал. Әмма, Аллаһыга шөкер, андый бер-береңне аңламаган очраклар һәрвакыт тиз хәл ителде”.

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading