16+

Гармунчы Ринат Вәлиевны Мисырда калырга кыстаганнар

Ринат Вәлиев күптән түгел бөтен эшләрен ташлап, Мисырда ял итеп кайткан.

Гармунчы Ринат Вәлиевны Мисырда калырга кыстаганнар

Ринат Вәлиев күптән түгел бөтен эшләрен ташлап, Мисырда ял итеп кайткан.

- Мин ял гына итмәдем, билгеле. Кичләрен репетиция ясарга дип гармунны да үзем белән алган идем. Отельдә, ресторанда гармун уйнадым. Шунда бер диплом да биреп җибәрделәр үземә. Бер ай элек кенә Словениягә барган идек. Венгрия аша кайттык. Сәяхәтләр иҗат кешесенә стимул бирә. Яңа кешеләр белән танышасың, яңа табигать күрәсең.

Сигезенче балам туды. Аңа Йосыф дип исем куштык. Инде, Аллага шөкер, өч ай булды үзенә. Мин - бай әти. Җиде улым, бер кызым бар. Иң олы улым Рәсүлгә 22 яшь, Төркиядә белем ала.

Рөстәм Вәлиев арабыздан киткәннән соң, кечкенә гармунда уйнаучылар күренми. Шуңа күрә бер номер ясарга телим. Көнчыгыш көйләреннән дә бер попурри ясау өстендә эшлим.

Мисырда рус көйләрен уйнаучы гармунчыга кытлык икән. Калырга кыстадылар. Долларга эшли башласаң, күпкә яхшырак инде анысы. Әмма гаилә, балалар монда булгач... Менә, җәен Мисырга яки Төркиягә гаилә белән барып, фатир "снимать" итеп, балаларга диңгез күрсәтеп, үзем эшләп кайту уе бар», - ди Ринат Вәлиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading