16+

Гөлдания Хәйруллина Кыргызстаннан балаларына нәрсә алып кайткан?

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина Кыргызстанда булып кайтты. Шул рәвешле җырчы Сабан туйлары сезонын ачып җибәргән. Ничек йөреп кайтуы турында Гөлдания ханымның үзеннән сораштык.

“28-29 май көннәрендә Кыргызстанның ике шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабан туе булды. Татарстаннан өчәү бардык – мин, танылган алып баручы Булат Бәйрәмов һәм яшь, талантлы җырчы Линар Шәймөхәммәтов. Кыргызстанда укытучы булып эшләргә китеп, шунда төпләнеп калган татарлар күп яши. Аларның күбесе инде хәзер 80 яшьтән өлкәнрәк. Үзләре бик актив. Рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шатлыктан еладылар. Кыргызстаннан балаларга күчтәнәчкә химиясез үстерелгән кыяр, помидор, чия (черешня) алып кайттым”, - ди Гөлдания Хәйруллина.

Җырчы июнь аеның Сабан туйларына бай булачагын әйтте. “Азнакай, Түбән Кама, Саба, Тукай районнарына чакыру алдым. Мәскәүгә дә барачакбыз. Үзбәкстан Сабан туена да барырга исәп бар, Аллаһы боерса. Чакырулар булып торгач, бик рәхәт, чөнки без – артистларга тамашачы һава кебек кирәк”, - ди Гөлдания ханым.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading