16+

Гөлдания Хәйруллина: "Ун елдан соң кабат рульгә утырдым"

4 сентябрь көнне Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина туган көнен билгеләп үтте.

Гөлдания Хәйруллина: "Ун елдан соң кабат рульгә утырдым"

4 сентябрь көнне Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина туган көнен билгеләп үтте.

“Туган көнемне ресторанда иң якын туганнар белән бергә үткәрдек. Үземә ничә яшь икәнен дә белмим, минем өчен һәрбер көнем – туган көн! Быелгы елым матур гына үтеп китте, Аллаһка шөкер. Җәй кызу булгач, озын кебек тоелды. Чит илгә бармадык, үзебездә дә кызу иде бит. Бәлки якын киләчәктә барырбыз. Җәй көне яңа җырлар тупладым, шуларны яздырырга планлаштырам. Клип төшерергә дә исәп бар. Танылган дуэтның клибында ике кызыклы образда төштем. Аны тиздән күрерсез!” - ди Гөлдания ханым.

Җырчы тагын бер яңалыгы белән уртаклашты – Гөлдания Хәйруллина ун ел ялдан соң кабат рульгә утырган! “Беркөнне рульдә йөрисе килеп китте дә, машинага утырып чыгып киттем. 1-2 көнгә инструктор ялладым. Миңа иң мөһиме – Казан-Чаллы юлында йөрү. Инструктор белән М7 юлына кадәр барып кайттык. Шулай итеп, руль артында Чаллыга бардым, Аллаһка шөкер. Әлегә рульдә йөрү ошый. Юлда тәртипсез йөртүчеләр генә очрамасын”, - ди Гөлдания Хәйруллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading