16+

Гөлдания Хәйруллинага өшкерүче: “Бу баланың күрәселәре бар әле..."

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Гөлдания Хәйруллинага өшкерүче: “Бу баланың күрәселәре бар әле..."

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

– Сезне күз тиеп чирләгән, диләр...

– Белмим, күз тию булдымы икән ул? Битем бозылып чирләдем. Бик күп еллар буе дәваландым, кая гына бармадым. Нәрсәнең файдасы тигәнен дә белмим. Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы булгандыр дип уйлыйм.

– Өшкерүчеләргә дә бардыгызмы?

– Бервакыт Түбән Камадагы өшкерүче апага бардым. Мин киткәч: “Бу баланың күрәселәре бар әле, әмма ул сынауларның барысын да җиңеп чыгачак”, – дигән булган. Ул сынаулар юкка гына бирелмидер. Аларны исән-имин үтәргә кирәк. Берничә ел элек хәзрәткә бардым. “Җырлавыңны ташла, сиңа җырларга ярамый”, – диде. “Ничек инде ярамый, Аллаһы Тәгалә үзе мине шушы юлга китереп чыгарды”, – дим. Балачакта җырчы булу теләге юк иде. Иҗатка әкренләп килеп кердем. Сәхнәне язмыштан бирелгән эшемдер дим, чөнки иҗатны, сәхнәне, тамашачымны бик яратам.

– Пандемия вакытында блогерлык өлкәсенә кереп киттегез...

– Бу – Лилиянең идеясе иде. Башта каршы килдем. “Тыйнак, тәртипле булып күренгән Гөлдания акылдан язган”, – дип уйларлар дидем. Бездә бит кеше сүзеннән курку көчле. Безне артык дөрес итеп тәрбияләгәннәр. Бер яктан, бу яхшы. Икенче яктан, тормышта комачаулый. Шулай да тәвәккәлләргә булдым. Хәзер безнең видеоларны 60-70 мең кеше карый.

– Блогерлык эше сезне үзгәрттеме?

– Куркуны җиңәргә өйрәндем. Аны җиңгәч, алга таба барасың. Моны күп нәрсәдә сынадым. Гомумән, үземне яңа яктан ачтым. Соңгы вакытта шуны сизәм: бу эш үземә дә ошый. Хәзер Лилиягә: “Нәрсә төшерәбез?” – дип кенә торам. Яшьләрдән, заманадан артта калмавыма күңелем сөенә. Мин үземнән канәгать!

– Идеяләрне каян табасыз? Видео төшергәндә, нинди кызык хәлләр булгалый?

– Тема һәм идеяләрне Лилия уйлап чыгара яки интернеттан таба. Видео төшерү бер дә җиңел түгел. Бервакыт биюне төшергәннән соң, икенче көнне аякларга көчкә басып йөрдем. Лилия белән әйткәләшеп алган чаклар да була. Кайвакыт гади генә видео бик озак, ә катлаулы видео, киресенчә, тиз төшерелергә мөмкин.

– Мәңге яшь һәм зифа булып калуыгызның сере нидә?

– Ризыкның чамасын белеп ашыйм. Гади тукланырга тырышам һәм шулай телим дә. Өчпочмак, бәлешне сирәк пешерәм. Заманында аллергия аркасында диета тоткан чаклар булды. Әмма ябыгу өчен түгел. Минемчә, кеше ни тели, шуны ашарга тиеш. Әгәр кеше торт ашарга тели икән, димәк, аның организмы сорый. Мәрхүм әнием дә теләгән ризыкны ашарга куша иде.

Әңгәмәнең беренче өлешен укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading