16+

Гөлнара Габидуллина: "Ничек кенә теләсәк тә, икенче балабыз булмады..."

Җырчы Гөлнара Габидуллинаны артистлар арасында “кара җимеш” дип йөртәләр. Шомырт күзле, кара чәчле Гөлнара Казахстанда туып, 12 ел шунда яшәгән. Хәзер төп нигезе Мамадыш районы Берсут җәнлек совхозында урнашкан.

Гөлнара Габидуллина: "Ничек кенә теләсәк тә, икенче балабыз булмады..."

Җырчы Гөлнара Габидуллинаны артистлар арасында “кара җимеш” дип йөртәләр. Шомырт күзле, кара чәчле Гөлнара Казахстанда туып, 12 ел шунда яшәгән. Хәзер төп нигезе Мамадыш районы Берсут җәнлек совхозында урнашкан.

– Гөлнара, ирең Тәүфыйк белән ничек таныштыгыз?

– Тәүфыйк – Әтнә районы Мәрҗән авылы егете. 2004 елда уртак дуслар таныштырды. Кафеда күрештек. Ул дуслары, мин кызлар белән идем. Аның сөйләвенчә, мине күргәч тә: “Бу кыз минеке булырга тиеш!” – дип уйлаган. Ә мин алай артык игътибар бирмәдем. Дуслар аша телефон номерымны табып шалтыратты. Хәтта мин яшәгән йортка ук килде, чакырды – чыкмадым. Аннары Яңа елны бергә каршы алырга тәкъдим итте. Анысына да риза булмадым.

– Ә ничек йөреп киттегез соң?

– 22 февральдә иптәш кыз белән сөйләшеп утырганда: “Эх, берәрсен Ватанны саклаучылар көне белән котларга иде”, – дип уйлап кына бетердем, шул чак исемә Тәүфыйк килеп төште. “Бу егетне югалтма”, – дигәндер Аллаһы Тәгалә. Аңа шалтыратканны мәңге онытмыйм. Шатланганын белсәгез! Шул кичне яныма килде. Машинада пицца ашадык. Дус кызларыма шоколадлар алып килгән иде. Шулай итеп йөреп киттек. Шуннан бирле без гел бергә.

– Кайсы ягы белән үзенә каратты?

– Юмартлыгы һәм ышанычлы кеше булуы белән. Беркайчан бернәрсәсен кызганмады. Егет белән кыз булып йөргәндә үк миңа микродулкынлы мич бүләк итте.

– Иҗат кешесе белән яшәү авыр, диләр. Тәүфыйк аңлыймы, көнче түгелме?

– Төрле вакытлар була. Алай зурдан кубып талашкан юк, әлбәттә. Күңел төшкән чакларда, киресенчә, киңәшләрен бирә, юата. “Башка өлкәгә китим микән әллә?” – дигәндә дә: “Артыңа борылып кара, күпме эш башкарылган, шундый талантың белән барысын да ташларга телисеңме?” – диде. Көнләшү темасына килгәндә, Тәүфыйк көнче түгел. Еш кына сәхнә артында егетләр һәм кызлар бер гримеркада утыра, кием алыштыра. Андый вакытта да сүз әйткәне булмады. Мәҗлескә җырларга барсам да, смс язып яки шалтыратып йөдәтми. Мин дә куркып яшәмәдем, күңелем һәрвакыт тыныч. Иҗат кешесенә ирекле булу мөһим. Мин дә үз иркемдә яшәдем, яшим һәм яшәячәкмен, Аллаһы боерса. Кайвакыт артык тыныч булуына ачу да килеп куя (көлә).

– Гөлнара, хыянәткә ничек карыйсың?

– Бик авыр сорау. Әлбәттә, кичерә алмас идем. Әмма шул ук вакытта мондый сүзләрне кычкырып әйтергә хакым юк. Ләкин андый хәл була калса, ике як та утырып сөйләшергә, аңлашырга тиеш. Бер-береңне алдап яшәргә кирәкми.

– Кызыгыз Әминәгә иптәш алып кайту теләге юкмы?

– Әминәне өйләнешеп бер ел узгач алып кайттык. Ышанасыңмы, юкмы – туачак балабызның кем булачагын УЗИ күрсәтмәде. Бары тик тугач кына аның кыз бала булуын белдек. Тәүфыйк малай дип көткән иде. Әминә 4нче сыйныфта белем ала, Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә дә укый. Моннан тыш, ул – Балалар шәһәр филармониясе солисты. Ничек кенә теләсәк тә, икенче балабыз булмады инде. Нишлисең инде, шулай язылгандыр...

– Сине елату җиңелрәкме, әллә көлдерүме?

– Көлдерү. Чөнки мин һәрчак позитив рухта. Һәркемгә һәрчак ачык мин. Күңелемдә начарлык юк. Мин артык җаваплы кеше, барысын да җиренә җиткереп башкарам, үземә кирәгеннән артык таләпчән. Менә шушы ягымны бераз үзгәртер идем. 

– Иң курыкканың нәрсә?

– Бала хәсрәте. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә андый кайгылар күрсәтмәсен, җир йөзендәге барлык балалар да сау-сәламәт булсын.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading