16+

Гөлназ Асаева: "Вилли белән йөрүемә барысы да каршы иде"

Җырчы Гөлназ Асаева ире Вилли белән ничек аралашып китүе турында сөйләде.

Гөлназ Асаева: "Вилли белән йөрүемә барысы да каршы иде"

Җырчы Гөлназ Асаева ире Вилли белән ничек аралашып китүе турында сөйләде.

“Безнең мөнәсәбәтләргә барысы да каршы иде. Дөресен әйтәм, Виллига кияүгә чыгармын дип гомеремдә дә уйламадым. Мин аны иҗат юлын башлаучы егет буларак күзәттем. Инстаграмда туры эфирларын, сторизларын карадым, кайбер җырларын тыңлаганда көлә идем. 

Беренче тапкыр без Илназ Гарипов концертында күрештек. Ул йөргән кызы белән иде. Минем дә ул вакытта очрашып йөргән кешем бар иде. Күрештек, көлештек, шуның белән шул...

2-3 айдан Казанда 20 яшьлек юбилеемны бәйрәм иткәндә, Вилли котлап смс җибәрде. Мин нигәдер шундый шатландым һәм аны концертыма чакырдым. Аннары “килмәсә ярар иде” дип уйлап йөрдем, чөнки бөтен билетлар да сатылган иде. Килә калса, кая утыртырмын, дип уйладым. Нәтиҗәдә ул килде, чәчәкләр бүләк итте. Ә мин аңа рәхмәтемне әйттем дә, аның турында оныттым. Концерттан соң ул яныма килеп, тагын бер тапкыр котлады да китте...” - дип язган Гөлназ. 

Язмага реакция белдерегез

9

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading