16+

Гөлназ Гафурова ире турында: "Валентиннан Вәлигә әверелде"

“Мәхәббәт” дуэты, ягъни Гөлназ Гафурова белән Вәли Фазлыйәхмәтовның кушылуына Гашыйклар көне сәбәпче булган. Бу вакыйганы Гөлназ безгә үзе сөйләде. 

Гөлназ Гафурова ире турында: "Валентиннан Вәлигә әверелде"

“Мәхәббәт” дуэты, ягъни Гөлназ Гафурова белән Вәли Фазлыйәхмәтовның кушылуына Гашыйклар көне сәбәпче булган. Бу вакыйганы Гөлназ безгә үзе сөйләде. 

“Вәли белән музыка училищесына укырга кергәч таныштык. Мин кергәндә, ул икенче курста укый иде. Беренче сентябрьдә безне укытучыбыз таныштырды, бер мөгаллимдә белем алдык. Безнең очраша башлавыбызга Гашыйклар көне сәбәпче булды. 

14 февраль көнне - Гашыйклар көнендә училищеда миңа Вәлидән открытка бирделәр. Айрат Ильясов таратып йөрде аларны. Открыткада “С днем Святого Валентина от Валентина” дип язылган иде. “Нинди Валентин икән?” - дип озак кына баш ваттым. Студент елларында Алма апаларда яши идем. Аның белән икәүләшеп уйладык. Соңыннан гына апам: “Валентин Вәли сүзеннән ясалгандыр, Вәлидер ул”, - диде. Шуннан соң Вәли белән очраша башладык, дүрт ел йөрдек”, - дип сөйләде Гөлназ Гафурова.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Субханалла машалла бик матур парлар, бэхетлэрен гомерле, гомерлэре бэхетле булсын! Иншалла! Голназыбыз бигрэк чибэр, бигрэк сойкемле! Этисе Жэмильнен энисенэ охшаган! Яшь чакта ул да шундый чибэр иде! Жэмил безнен курше без иде, бергэ уйнап устек!

    Мөһим

    loading