16+

Гөлназ Гафуровага: "Ашыгасың, суганың мул булмас"

Бакчачылар бакча сезонын ачып җибәрде, яшелчәләр утыртыла башлады. Үз йортлары белән яшәүче җырчы Гөлназ Гафурова да суган утырткан. Инстаграмда исә җырчыга шелтә белдергәннәр.

“Узган елны 4 апрельдә утыртылган икән, сторизга куйдым табып. Әй, узган ел “яшь башыңнан белмисең”, “суганың мул булмас, ашыктың” дип орышучылар да булды инде. Сугыныбыз мул булды, Әлһәмдүлилләх. Гел шулай иртә утыртабыз буын буыннан.

Сүз уңаеннан, суганны көздән дә утырталар. Тик алай эшләргә көз көне вакытым күрәмсең юк, кәефем дә көзге ачы жилләрдә...

Кар көньяктан эри барган төньякка таба һәм эрегән җиргә суган утыртканнар... Аның өчен жирне көздән әзерләп сөреп куйганнар. Яз көне инде әзер җиргә тырмалап утыртканнар әби-бабайларым.

Кечкенәдән эшләп үстек, һәр елны бүгенге көндә дә шулай эшлибез”, - дип язган Гөлназ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading