Шәһри Казан

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның улы белән күңелсез хәл булган

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның уллары Минтимер белән күңелсез хәл булган. Бала апасы Асылбикәнең тәлинкәсендәге ризыкны чәйнәмичә йотып, ризык аның тамагына тыгылган. 

Реклама

“Ярты сәгать эчендә булган хәл бу. Улымның йөзе күз алдында үзгәрде,  коса башлады. 20 минут буе “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраттым, ләкин трубканы алучы булмады. Баланы машинага утыртып, ДРКБга чаптым. Аннан безне Окольная, 20 адресына җибәрделәр. Коронавируска анализ тапшырдык. Аның тискәре икәне билгеле булгач, безне гомуми палатага урнаштырдылар. Ләкин анда кеше юк иде. Система куйдылар. Шулай итеп, бер тәүлек хастаханәдә ятып чыктык”, - дип сөйләде Гөлназ Шәрипҗанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 сентябрь 2020 - 10:50
    Без имени
    Тамакка әйбер тыгылганга йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәләрмени хәзер, хикмәт бит бу🤷🏻‍♀️Сабый исән-сау терелсен берук, Аллам сакласын🤲