16+

Гөлназ Миньязова "Болгар радиосы"ннан китте

23 ел дәвамында “Болгар радиосы”нда алып баручы булып эшләгән Гөлназ Миньязова радиодан киткән. Сәбәпләрен дә аңлатты.

Гөлназ Миньязова "Болгар радиосы"ннан китте

23 ел дәвамында “Болгар радиосы”нда алып баручы булып эшләгән Гөлназ Миньязова радиодан киткән. Сәбәпләрен дә аңлатты.

“Мин эшемнән күп нәрсәгә өйрәндем. Тыңлаучы һәм тамашачы мәхәббәтен яуладым. Биредә белгеч һәм шәхес буларак үстем. Һәм хәзер китәргә вакыт җитте. Барлык җитәкчеләремә, хезмәттәшләремә рәхмәт! Мине барысы да яратты. Һәрвакыт. Мин әйткән һәр сүзгә, идеягә хөрмәт белән карадылар”, - дип язган Гөлназ Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Радиодан китүенең сәбәпләрен ул болай аңлаткан: “Әгәр эшең рухи һәм матди яктан канәгатьләндерсә, андый эштә эшләве рәхәт. Иҗатта, сәнгатьтә акча юк. Һәрхәлдә безнең Татарстанда шулай. Моны аңларга һәм мондый эшкә башка күзлектән карарга кирәк. Күңел өчен бу эш... Менә инде 3 ел мин эшемнән 20 ел буе алган канәгатьләнү хисе кичермим. Компаниядә 23 ел эшләдем. Моның белән горурланам”, - ди Гөлназ.

Ул 2014 елда юрист һөнәренә укуын һәм күптән түгел бизнеска кереп китүен дә әйткән. Гөлназ шулай ук психология белән дә шөгыльләнә.

Гөлназга киләчәктә зур уңышлар, яңа үрләр телибез!

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading