“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Миньязова Инстаграм сәхифәсендә үзе турында кызыклы 10 факт язды. "Кайберләрен хәтта якыннарым да белми", - ди ул.
Скопировать ссылку
“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Миньязова Инстаграм сәхифәсендә үзе турында кызыклы 10 факт язды. "Кайберләрен хәтта якыннарым да белми", - ди ул.
1. Балачакта төймәләр белән уйнарга яраттым. Төсләрне бүлеп, кушып уйнадым. Хәзер бу шөгыльнең вак моториканы (баш миен) үстерүен яхшы аңлыйм.
8. 1994 елның июлендә күремем башланды. Кан күргәч, кычкырып җибәрдем. Ишегалдына әни йөгереп чыкты. Мин елыйм. Ул миңа балачагым белән хушлашуым, малайлар белән сугышырга да, дуслашырга да ярамавын, алайса балага узарга мөмкин булуымны әйтте.
9. Дус кыз белән уйнаганда, мин һәрвакыт “әти” ролен уйнадым.
10. Табиб уенчыкларын ярата идем. Без кечкенә вакытта медицина җиһазлары җыелмасы кечкенә иде. Анда хуш исле сабын, линзасыз сары күзлек, шприц һәм стетоскоп бар иде.
Комментарийлар