16+

Гөлназ Сәфәрова, Булат Бәйрәмов, Әбри Хәбриевләрнең балалары ди-джей булырга тели

1 июнь көнне «Татар радио»сында балалар эшләде. Көн дәвамында алар төрле тапшырулар алып барды, үзләрен ди-джей буларак сынады. - Балаларны тулы хокуклы ди-джейлар ролендә туры эфирга чыгарып карау теләге, дөресен генә әйткәндә, күптән туды. «Балалы солянка» проекты кысаларында, спектакльдән күренеш төшереп, концертны алып барып, тәҗрибә туплаган идек. Балалар эфирдан соң...

1 июнь көнне «Татар радио»сында балалар эшләде. Көн дәвамында алар төрле тапшырулар алып барды, үзләрен ди-джей буларак сынады.
- Балаларны тулы хокуклы ди-джейлар ролендә туры эфирга чыгарып карау теләге, дөресен генә әйткәндә, күптән туды. «Балалы солянка» проекты кысаларында, спектакльдән күренеш төшереп, концертны алып барып, тәҗрибә туплаган идек. Балалар эфирдан соң илһамланып, дәртләнеп чыктылар. «Үскәч кем булырга телисең?» - дигән сорауга җавап билгеле иде инде: радио алып баручысы. Алар белән алга таба эшләргә исәпләр зурдан. Гөлназ Сәфәрова улы Айдан белән, Булат Бәйрәмов ике кызы: Таңсылу һәм Зифа белән, Әбри Хәбриев кызы Камилә белән «Уян, татар» программасын алып барды. Балаларга эфир студиясе ят түгел иде, әти-әниләре белән радиога килгәләгән булгач, эфирда да үзләрен иркен тоттылар. «Бүреләр белән бию» программасының эксклюзив чыгарылышы булды. «Бүре балаларының» корбаны Раяз Фасыйхов иде. Артистка кайбер олылар да бирергә җөрьәт итмәгән компромат сораулар ишетергә туры килде балалардан, - диде радионың мөхәррире Айваз Садыйров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading