16+

Гөлназ Шәрипҗанова: "Авылда телевизор карамасаң, бернинди чир юк..."

Эстраданың җырлы гаиләсе Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар бәйрәмнәр алып бару эшенә керешкән.

Гөлназ Шәрипҗанова: "Авылда телевизор карамасаң, бернинди чир юк..."

Эстраданың җырлы гаиләсе Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар бәйрәмнәр алып бару эшенә керешкән.

Үзизоляциядә банкетлар оештыру тыелса да, халык әкренләп бәйрәмнәр үткәрә башлаган, димәк.

- Гөлназ, үзизоляциядә нинди акчага яшәдегез?

- Соңгы туйны "шыпырт" кына 28 мартта үткәрдек. Җыеп куйган акчалар юк иде. Бөтен акчабыз авариядән соң зыян күргән машинаны ремонтларга китте. Һәм менә, Аллага шөкер, җае чыкты. Атнага бер чакырып торалар. Өлкәннәрнең ял итәсе, яшьләрнең өйләнешәсе килә.

- Бәйрәмдә кунаклар маска киеп утырамы?

- Юк инде. Авылда телевизор карамасаң, интернетка кермәсәң, бернинди чир юк. Табын артына барысы да кулларын юып керә. Фатирда яки үз өеңдә бәйрәм үткәрүнең аермасы бар. Әйтик, фатирда, күп дигәндә, 20 кеше була. Авыл өендә исә 50гә якын кеше җыела.

- Мондый формат үзегезгә ошыймы?

- Бик ошый! Болай эшләве рәхәтрәк тә әле.

- Аның бәясе арзанрак буладыр бит?

- Әлбәттә. Ләкин кичә пафоссыз җылы мохиттә уза. Күптән түгел 28 кешелек юбилей үткәрдек. Барлык кунаклар күңел ачып утырды. Аннан соң табындагы ризык та рестораннан ким түгел. Кеше нинди генә салатлар ясамый! Интернетта бөтен рецептлар бар. Өстәлләр сыгылып тора. Безне - алып баручыларны да шул ук өстәл артына утыртып ашаталар, эчертәләр. Күчтәнәчләрен бирәләр, өстәвенә акчасын да түлиләр. Кыскасы, мунча кертеп, кундырып кына җибәрмиләр. Ә ресторанда ризык күләме "чутлы".

- Алайса кеше бәйрәмнәрне өйдә үткәрә башларга мөмкин?

- Элек шулай булган да! Кеше куян куа дип, халык бер-берсеннән күреп кылана башлады. Бәйрәмнәрне ресторанда уздыралар. Икенче яктан, кеше - ялкау, өйдә мәшәкатьләнергә теләми. Без эшебезне төгәлләгәч тә әле кеше китәргә ашыкмый. Кайберләре хәтта кунып та кала. Минемчә, бу формат - иң җайлысы. Күптән шулай оештырасы калган.

- Бу атнада кая чакырдылар?

- Бу атнада ял базасында юбилей үткәрәбез, Алла боерса. Аннан соң диплом алган чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары бәйрәм оештыруыбызны үтенеп мөрәҗәгать итте. Анысы табигать кочагында саф һавада узачак. Теләге булган кеше бәйрәм ясарга җаен таба.

Лена Рәхимова.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/barybyzga-da-elger-ul-virus-skripkachy-irk-gaynemkhmmtova-gailse-koronavirus-beln-avyryy

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading