16+

Гөлназ Солтанова ире белән аерылганын хәбәр итте

Моның хакта ул Инстаграмында язган иде. Аннан язылучылары: "Марат Яруллин белән дуэт җырлауыгызга тормыш иптәшегезнең реакциясе нинди булды?” - дип сораган.

Моның хакта ул Инстаграмында язган иде. Аннан язылучылары: "Марат Яруллин белән дуэт җырлауыгызга тормыш иптәшегезнең реакциясе нинди булды?” - дип сораган.

Ул аларга: "Мин кияүдә түгел, без аерылдык",  - дип җавап кайтара.


Ике ел элек Гөлназ безнең редакциягә биргән интервьюсында болай дигән иде:


- Ирегез белән төшкән фотоларны ник социаль челтәрләргә бер дә куймыйсыз?

- Күз тидерерләр дип куркам. Шәхси тормышны пәрдә артында калдыру яклымын. Беләсездер, бу минем икенче никахым һәм артыгын сөйләп барасым килми. Бу өлкәдә бик сак булырга тырышам. Аның аккаунты бер челтәрдә дә теркәлмәгән, андыйны яратмый ул. Үзе дә каршы булгач, мин дә фотоларны куймыйм. Ә аннары, ирең белән кочаклашып төшкән фотоны урнаштырудан ни кызыгы бар инде? Балаларны – аңлыйм, алар шаян, аларның фотолары да эчтәлекле чыга, подписчикларга да кызык. Ә ирем бар икәнен бөтенесе дә белә, шуннан артык мәгъләмат бирә алмыйм.

- Алай яшерен булгач, бәлки ул органнарда эшлидер? Яисә, хәрби?

- Юк, ул – депутат.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading