Шәһри Казан

Гөлназ Закирова икенче бәбиен көтә!

Җырчы, композитор Гөлназ Закирова (танылган композитор Илгиз Закировның кызы) икенче тапкыр әни булырга җыена. Гөлназның йөкле икәнен “Яңа татар җыры” конкурсының гала-концертында күрдек.

Ул Роберт Миңнуллинның “И, йөрәгем” шигыренә көй язып, беренче урынга - 200 мең сум премиягә ия булды.

Реклама

Гөлназ Закирова үзе йөкле булуы турында сөйләргә теләми. “Йөклелек - хатын-кыз өчен гадәти күренеш. Нигә ул турыда сөйләргә?” - ди ул. Баланың кем икәне билгеле булса да, Гөлназ әлегә сер итеп калдырды. Сабый җәй көне туачак, Аллаһы боерса.

Бүгенге көндә Гөлназ тормыш иптәше белән 6 яшьлек ул үстерә.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: