16+

Гөлсирин Абдуллина: "Азатны башка кызларга "төрттем..."

Татар эстрадасының популяр артисты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Тамашачыга ни кирәген аңлавы кыен. Халык җырын җырласаң да, заманча җырласаң да тәнкыйтьләргә генә торалар. Яңа программага да нинди җырлар кертергә дип баш ватабыз", - ди Гөлсирин.

Гөлсирин Абдуллина: "Азатны башка кызларга "төрттем..."

Татар эстрадасының популяр артисты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Тамашачыга ни кирәген аңлавы кыен. Халык җырын җырласаң да, заманча җырласаң да тәнкыйтьләргә генә торалар. Яңа программага да нинди җырлар кертергә дип баш ватабыз", - ди Гөлсирин.

-    Азат белән ничек танышып, ничек йөреп киттегез?

-    Мин килеп ике ел үткәч, фондка Азат килде. 20 май көнне Рифат Әхмәтович шалтыратты да, “синең белән эшләргә бер егет алдым, Азат Абитов исемле, ишеткәнең бармы?” - диде. “Юк”, - дидем. “Ишетерсең. Әзерлән, хәзер җыр сайларга барабыз, Азат сине кереп алыр”, - диде. Мин тукталышка чыгып бастым. Ак төстәге “ундүртле” машинасы килеп туктады да, ишекне ачып берәү: “Утыр!” – диде. Ул Азат иде. Иң беренче сүзе: “Мин Азат булам. Безнең туган көннәр бер тирәдә икән”, - диде. Чынлап та, без аның белән бер елгы. Минем туган көн – 13 гыйнварда, Азатныкы – 14 гыйнварда. Башта Азатка егеткә караган кебек карамадым. Киресенчә, аны дус кызларга “төрттем”. Ул чакта Алия Карачурина белән бергә яши идек, аңа да “Азатка игътибар ит әле” дип әйтеп карадым. 

-    Икәү башкара торган “Әллә нинди язмыш” җырыннан соң да хисләр кабынмадымы?

-    Ююк! Без аны Азат белән “Гөлсирингә – өч кияү” концертында башкардык. Анда мин Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов һәм Азат белән дуэт җырладым. Берзаман Азат миңа кич җитүгә смслар яза башлады. Ярты төнгә кадәр языша идек. Менә шулай аралар әкренләп якынайды. 2019 елда өйләнештек. 

-    Ваһапов фондыннан киткәннән соң, Азат белән тәүге тапкыр мөстәкыйль рәвештә уртак концерт программасын тәкъдим итәргә җыенасыз.

-    Әйе, Аллаһы боерса. Концертларны Башкортстан якларыннан башларга исәп. Әлбәттә, бала белән өйдә дә утырасы килә, әмма сәхнә дә үзенә тарта. Оештыру эшләре белән тулысынча Азат шөгыльләнә. Хәзер инде Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов исеме халыкка азмы-күпме таныш, концертлар оештыруда моның да уңай ягын күрәбез. Гомумән әйткәндә, бүгенге көндә тамашачыга ни кирәген аңлавы кыен. Халык җырын җырласаң да, заманча җырласаң да тәнкыйтьләргә генә торалар. Яңа программага да нинди җырлар кертергә дип баш ватабыз.

-    Азат белән Гөлсирин нинди ир белән хатын?

-    Без икебез дә кызу, икебез дә әтәч елында туган. Шулай да Азатның холкы авыррак. Артык тиз кыза да, озак суына алмыйча йөри. Ә мин тиз сүреләм, шундук гафу итәм.

-    Ләкин ни өчендер сине усал, диләр...

-    Туры сүзле булганга. Нәрсәдер ошамый икән, мин дәшми тормыйм, ничек бар, шулай әйтәм. Яхшылык эшләгән саен моны аңламаучылар бар. 

-    Икегез дә артист булу гаилә тормышына комачау итмиме?

-    Әйе дә, юк та. Бер яктан, тәүлек әйләнәсе гел бергә булу бераз ардырса, икенче яктан, яраткан кешең - гел янәшәңдә. Азат – ныклы терәгем. Мин һәрнәрсәне Азат белән киңәшләшеп эшлим. 

-    Гел бергә булгач, арагызда көнләшү юктыр?

-    Элегрәк бар иде, чөнки Азатка да гел кызлар яза, миңа да гел егетләр яза иде. Дөрес, хәзер дә язалар. Әмма без бер-беребезгә ышанабыз. Мин өйләнешкәнче үк Азатка әйтеп куйдым: “Кызлар белән шаярып сөйләшеп, “симпатия” күрсәтсәң, ул - минем өчен хыянәт”, - дидем. Хәтта башка кешене ошату да минем өчен хыянәткә тиң.

-    Азат белән сезнең турында төрле гайбәтләр булды. Кайсысы аеруча күңелеңә тиде?

-    Азат белән Гөлсирин аерылышалар, Гөлсирин баласын төшергән икән дип сөйләделәр. Янәсе продюсер бала табарга рөхсәт итмәгән. Әмма безнең килешүдә бала тапмаска дигән шарт булмады.

-    Кызыгызга Сылу исемен кем тәкъдим итте?

-    Мин. Бервакыт бер журналист шалтыратып, әби-бабайлар турында сорашкан иде. Бабайның әнисе, ягъни карт әбием Сылубикә булган дидем дә, “карале, нинди матур исем!” диде ул. Шуннан үзем дә уйга калдым, Сылу исеме, чынлап та, аһәңле бит. Азатка әйтеп караган идем, ул да ошатты. Әле ул чакта кыз булачагын да белми идек. Ә менә малайга исем уйламадык, кыз була дип көттек.

-    Әни булгач, Гөлсирин үзгәрдеме?

-    Йомшак күңелле мин хәзер. Юктан да күңел тула. Сылу – бөтен тормышымның мәгънәсе, кызым - бәхетем. Азат та балабыз өчен үлеп тора. Ул Сылу өчен дөньяны әйләндерергә әзер.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

25

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading