16+

Гөлсирин Абдуллина кызына ни өчен "Сылу" исеме кушкан?

Эстрадабызның матур, чибәр йолдызы Гөлсирин Абдуллина кызына исем кушу тарихы турында бәян итте. Матур исем бит, чыннан да.

Гөлсирин Абдуллина кызына ни өчен "Сылу" исеме кушкан?

Эстрадабызның матур, чибәр йолдызы Гөлсирин Абдуллина кызына исем кушу тарихы турында бәян итте. Матур исем бит, чыннан да.

"Безгә бүген 1ай булды.

Сылу - кем кушты? Каян таптыгыз? Нигә Гөлсылу, Айсылу тугел? Менә шундый сораулар бик күп килә. Һәм җавап итеп язып калдырам 

Сылу исеме миңа бик күптәннән таныш, һәм якын. Минем карт әбинең исеме (бабайның әнисе) Сылу - Сылубикә иде. Сылубикә әби мине роддомнан алып кайткач бик кадерләп, яратып үстергән, әти -әниләр сөйләве буенча. Мин аны үзем дә хәтерлим, коръән китабы укып, безне күз тиюләрдән өшкереп, гарәпчә яза иде ул.

Мин Сылу бн йөкле вакытта миңа бер газетадан шалтыратканнар иде сораштыру буенча. Шунда әби-бабайларның исемен сорадылар. "Сылубикә" - исемен әйткәч, нинди матур сирәк, борынгы ишетелмәгән исем диеп куйдылар. Шунда "кылт" итеп башыма чиртте бит. Сылу - шундый матур исем, кызыбыз туса шулай дип кушасым килә бит инде.

Бик озак кына уйланып, бераз куркып та йөредем әле Азатка әйткәнче. Ошатыр микән, яратыр микән исемне дип? Берәр атна узгач Азатка әйттем:
- Миңа бик ошый торган кыз исеме бар "Сылу "дим.

Азат шундук ошатты! 

Ул вакытта без баланың җенесен белми идек әле, ләкин күңелдә кыз - Сылуыбыз булачак дип йөрдек", дип язган Гөлсирин.

Матур исем. Бәхетле бала булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гөлсирин булдыргансыз,балага бик матур татар исеме куйгансыз!Бик мактыйбыз һәм хуплыйбыз!Афәрин!Алайса,халык артистлары да әллә нинди исемнәр тотып куштылар, бигрәк күңелебез әрни шуңа.Берсе бөтенләй Весна дип исем кушкан.Тораташ калырсың ,билләхи...Сылукаегыз сылу һәм сәламәт булып үссен!

    Мөһим

    loading