16+

Гөлсирин Абдуллинага бәби алып кайтырга ярыймы?

Р.Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Гөлсирин Абдуллина менә инде җиде елдан артык Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә. Продюсеры Рифат Фәттахов үзе дә шаярып: “Миңа бу кадәр түзгән җырчы юк иде әле”, - ди. Гөлсирин белән фонд үткәргән ифтардан соң сөйләшеп алдык.

Гөлсирин Абдуллинага бәби алып кайтырга ярыймы?

Р.Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Гөлсирин Абдуллина менә инде җиде елдан артык Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә. Продюсеры Рифат Фәттахов үзе дә шаярып: “Миңа бу кадәр түзгән җырчы юк иде әле”, - ди. Гөлсирин белән фонд үткәргән ифтардан соң сөйләшеп алдык.

- Гөлсирин, син 2013 елда Ваһапов фестивале лауреаты булдың. Ни өчен кабат фестивальдә катнашасың?

- Бу юлы без Азат белән дуэт буларак катнашабыз. Ә моңа кадәр мин - 2013 елда, Азат 2015 елда аерым-аерым катнашкан идек. Ул вакытта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган гына идем әле. Конкурста Илһам Шакировны күргәч, йөрәгем табанга төшеп киткәнен хәтерлим. “Ничек җырлармын” дип бик борчылган идем. Барысы да профессионал дәрәҗәдә җырлый, ә мин – көллият тәмамлап килгән кыз. Шулай да чыгышымны югары бәяләделәр, өченче дәрәҗә лауреаты булдым.

- Ваһапов фонды белән килешүне ни сәбәпле дәвам итәргә булдың?

- Җиде ел эшләгәннән соң, килешүне озайтырга булдым. Рифат Әхмәтович, әти-әни, Азат белән уртага салып сөйләшкәннән соң, шундый фикергә килдек. Монда минем ирем, ярты канатым. Икебез ике якта булсак, кыен булыр иде. Аннан соң үземә дә Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итү бик ошый.

- Сиңа бәби табарга ярыймы?

- Икенче килешүгә кул куйганчы, Рифат Әхмәтович белән бу хакта сөйләштек. “Йөккә узсам, ничек булыр?” - дип сорадым. “Ваһапов фестивалендә бала туса, бик сөенербез! Малай туса, Рәшит дип исем кушарбыз”, - диде шаярып.

- Гөлсирин, бала турындагы сорауларны ничек кабул итәсең?

- Кайбер кеше өчен бу бик авыр тема булырга мөмкин. Миннән дә еш сорыйлар, хәтта егетләр дә “кайчан бала алып кайтасыз?” дип сорый. Азат белән ике ел яшибез. Бала турында бик хыялланабыз, Аллаһы Тәгалә ничек язса, шулай булыр. Минемчә, бала темасы – ул бик шәхси тема. Аның турында кычкырып сөйләргә кирәкми. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading