16+

Гөлсирин + Азат – шик-шөбһәләргә нокта куелды! (ФОТО, ВИДЕО)

Күпләр Гөлсирин Абдуллинага Азат Абитовның сәхнәдә тәкъдим ясавын чираттагы пиар гына дип кабул иткән иде.

Гөлсирин + Азат – шик-шөбһәләргә нокта куелды! (ФОТО, ВИДЕО)

Күпләр Гөлсирин Абдуллинага Азат Абитовның сәхнәдә тәкъдим ясавын чираттагы пиар гына дип кабул иткән иде.

Бүген әлеге шик-шөбһәләргә нокта куелды – яшьләр Гөлсириннең туган нигезендә никах укыттылар. Татар җыр сәнгате дөньясында бик матур, талантлы гаилә туды!

Чакырылган кунаклар арасында Гөлсирин белән Азатның продюсеры Рифат Фәттахов та булган. Әлеге яңалыкны ул инстаграмда хәбәр итте дә инде.

"Гөлсирин @gulsik93 һәм Азат @azat_abitov никахында булдык бүген. Якын итеп чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт! Хәерле сәгатьтә!" - дип язган ул анда.

Без дә Гөлсирин белән Азатны никахлашулары белән котлыйбыз! Пар канатлы булып, бәхетле, озын гомер кичерергә язсын сезгә, сандугачкайлар!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетле булыгыз унвшлар сезгэ

    Мөһим

    loading