16+

Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ төрмәгә барган: "Алар да кеше"

Эстраданың популяр дуэты Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрмәдә концерт куеп кайтты. 

Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ төрмәгә барган: "Алар да кеше"

Эстраданың популяр дуэты Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ Ватанны саклаучылар көне уңаеннан төрмәдә концерт куеп кайтты. 

“Бәйрәм уңаеннан Казанның 19нчы Төзәтү колониясендә хәйрия концерты куйдык. Моннан 3 ел элек колония җитәкчесе белән сөйләшкән сүз бар иде: без концерт куябыз, ә алар безгә бу концертны оештырырга ярдәм итә. Менә инде 3 ел рәттән бәйрәм алдыннан колониядә концерт куябыз. Төрмә җитәкчесе Ромео Рөстәм улы Нурулловка зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ.

Артистларны колониядә мул табын, кайнар чәй белән каршы алганнар. “Концерт тәмамлангач та, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Концерт бик җанлы узды. Залда 200ләп ир-егет бар иде. Колониянең үзендә концерт залы һәм хәтта музыкаль ансамбль дә бар. Җыр саен дәррәү алкышладылар, бик ошаттылар. Кушылып җырлап утыручылар да булды. Гүзәлне аеруча яраттылар, сәхнәдән кертергә теләмичә озак кына алкышладылар. Тагын чакырып калдылар. Концерт сәгатьтән артык барды”, - ди җырчы.

Баһлар белән шулай ук талантлы, яшь, виртуоз баянчы Ильяс Шәрипов, музыкант Илдар Әхмәдуллин да барган. Артистлар татар һәм рус теллләрендә җырлаган. Бу хәйрия концертын киләчәктә дә куярга планлаштыралар. “Тормышта төрле хәлләр була. Җинаятьче дигәч тә, анда ялгышлык белән дә эләгүчеләр, гаеплеләр дә бардыр. Алар да кеше, аларның да җаны бар. Туган як, туганнар, мәхәббәт турында җырладык. Бу очрашуны традициягә әверелдерергә исәп, Аллаһы теләсә”, - диде Илназ Баһ.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар

    Мөһим

    loading
    2
    X