16+

Гүзәл Идрисова улларын чүп утарга өйрәтә: "Безне эшләтеп үстерделәр"

Эстраданың танылган артисты Гүзәл Идрисова шәһәр кызы булса да, эштән курыкмый. Аның бакчасында ни генә үсми! Өч улы белән Илназы да ярдәм итәргә генә тора.

Гүзәл Идрисова улларын чүп утарга өйрәтә: "Безне эшләтеп үстерделәр"

Эстраданың танылган артисты Гүзәл Идрисова шәһәр кызы булса да, эштән курыкмый. Аның бакчасында ни генә үсми! Өч улы белән Илназы да ярдәм итәргә генә тора.

“Җәй – иң яраткан ел фасылларымның берсе. Җәй көне бакчада казынырга яратам. Безне кечкенәдән эшләтеп үстерделәр. Сеңлем белән һәрберебезнең үз түтәле бар иде. Шуларны су сибеп, утап үстереп, уңышларына сөенә идек. Хәзер балаларда да бакчага мәхәббәт уятам, чүп утарга өйрәтәм.

Үз йортыбызга күчкәнгә сөенеп бетә алмыйбыз. “Фатирда нәрсә эшләп бетәр идек?” - дип гел уйлыйм. Үзең үстергән җимешләрне өзеп, алып кереп ашаудан да күңеллерәк мизгел юк. Чәйгә бөтнек, шалфей, орбит, мәтрүшкә кебек төрле үләннәр үстерәм. Кайчы белән кисә барам, үсә баралар. Аларны киптереп әзерләп куям. Килгән кешегә дә өләшәм, бүләк итеп бирәм.

Редиска, руккола, петрушка, укроп, суган, кузгалак утыртам. Каен җиләкләре, виктория түтәлләре бик күп. Теплицада кыяр белән помидор үсә. Бакчачылардан өйрәнеп үстерәм, ел саен камилләшәм, өйрәнәм. Ирем Илназ да (Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ-авт.) бакчачылык белән кызыксына. Тимер-томырдан өстәлләр һәм башка җиһазлар эретеп ябыштыра. Йорт янындагы агачларга талдан бик матур читән ясап куйды. Аллаһка шөкер, бакча күп нәрсәгә өйрәтә”, - ди Гүзәл Идрисова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading