16+

Гүзәл Идрисова: "Узган ел Камилгә гармун алып бирдек, быел исә ..."

“Алма агачыннан ерак төшми”, диләр. Гүзәл һәм Илназ Баһларның уллары Камил дә үзләре кебек үк талантлы – баянда да уйный, җырлар да башкара. Ә күптән түгел Казанда 10 яшьлек Камилнең тәүге концерты узды. 

Гүзәл Идрисова: "Узган ел Камилгә гармун алып бирдек, быел исә ..."

“Алма агачыннан ерак төшми”, диләр. Гүзәл һәм Илназ Баһларның уллары Камил дә үзләре кебек үк талантлы – баянда да уйный, җырлар да башкара. Ә күптән түгел Казанда 10 яшьлек Камилнең тәүге концерты узды. 

“23 март көнне Казанның 149нчы лицеенда олы улыбыз Камилнең тәүге концерты узды. Камил шушы уку йортында һәм 4нче номерлы сәнгать мәктәбендә белем ала. Бу концертны оештыруда Камилнең укытучысы, Татарстанның атказанган хезмәткәре Сәгыйть Гарифҗанов зур көч куйды. Ул беренче сыйныфтан ук Камилдә баянга һәм башка уен коралларына мәхәббәт уятты. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле”, - ди Гүзәл.

Концертта Камилнең сыйныфташлары һәм, әлбәттә, гаиләсе катнашкан. Хәтта Гүзәлнең әтисе Фирдәвес абый да Чаллыдан килеп чыгыш ясаган. “Камил төрле уен коралларында классик әсәрләр, халык көйләреннән тезмә уйнады. Камил әтисен дә, мине дә, бабасын да уйнап җырлатты. Энеләре белән дә инструменталь ансамбль буларак чыгыш ясадылар. 10 яшьлек улыбызның “Яңа исем” дигән тәүге зур концерты уңышлы узды, Аллаһка шөкер. Камилгә бик күп бүләкләр бирделәр, укытучылары, мәктәп директоры җылы сүзләр җиткерде”, - дип сөйләде безгә Гүзәл.

Ул киләсе елга да Камилнең концертын үткәрергә, гомумән, моны матур традициягә кертергә теләвен әйтте. “Киләчәктә Камилне Рөстәм Вәлиев, Ринат Вәлиевлар кебек дәрәҗәле, танылган гармунчы итеп күрәбез, Аллаһы боерса. Без, үз чиратыбызда, аңа хәлебездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Камилнең кумиры – Айнур Моратов. Узган ел Камилнең туган көненә гармун алып биргән идек, быел исә тальян алырга уйладык. Шунысы сөендерә: Камилнең уйнавын күреп, башка балаларның әниләре кызыксынып яза. Хәтта берничә сыйныфташы да музыка мәктәбенә язылды. Уртанчы улыбыз да музыка мәктәбендә укый, төпчегенең курайда уйнарга теләге бар”, - ди Гүзәл Идрисова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading