16+

Гүзәл Уразова 35 яшьтә 25 яшьлек булып күренүенең серен ачты

- 35 яшьне матур һәм үзенчәлекле итеп уздырдым. Юбилей булуына карамастан, ул бик тыйнак, гади, бары тик иң якын кешеләрем белән уздырдым. Ул көнне өйдә чәчәктән күп әйбер юк иде. Бүләкләрнең төрлесе булды. Өс киеменнән алып, төрле-төрле бизәнгечләргә кадәр бирүчеләр булды. Ә иң зур бүләк туган көнне бәйрәм итәргә дип...

Гүзәл Уразова 35 яшьтә 25 яшьлек булып күренүенең серен ачты

- 35 яшьне матур һәм үзенчәлекле итеп уздырдым. Юбилей булуына карамастан, ул бик тыйнак, гади, бары тик иң якын кешеләрем белән уздырдым. Ул көнне өйдә чәчәктән күп әйбер юк иде. Бүләкләрнең төрлесе булды. Өс киеменнән алып, төрле-төрле бизәнгечләргә кадәр бирүчеләр булды. Ә иң зур бүләк туган көнне бәйрәм итәргә дип...

- 35 яшьне матур һәм үзенчәлекле итеп уздырдым. Юбилей булуына карамастан, ул бик тыйнак, гади, бары тик иң якын кешеләрем белән уздырдым. Ул көнне өйдә чәчәктән күп әйбер юк иде. Бүләкләрнең төрлесе булды. Өс киеменнән алып, төрле-төрле бизәнгечләргә кадәр бирүчеләр булды. Ә иң зур бүләк туган көнне бәйрәм итәргә дип гаиләм белән берничә атна җылы якларда ял итүебез иде. Шәхсән миңа килгәндә, ял бик сирәк тәти торган әйбер, шуңа да бу бүләк иң зуры дип саныйм.

- 35 яшьтә дә 25тәгечә күренүегезнең сере нидә?

- Аның сере бик гади. Эчке дөньям тышкы дөньям белән бәйле: һәрвакыт елмаям, яхшы әйберләр турында уйлыйм, кешеләргә гел яхшылык телим. Эшемне яратып эшлим. Гаиләмне, якыннарымны яратам. Мине дә күпләр ярата. Яшь булып калуның сере дә шул мәхәббәттәндер.

Тышкы кыяфәткә килгәндә, спорт белән көн дә шөгыльләнәм дип әйтә алмыйм. Минем бөтен фитнесым, спортым - ул сәхнә. 3 сәгатьлек концерт программасындагы биюләр... Анда күпме калорийлар миннән төшкәнне үзем дә белеп бетмим. Әмма ул үземне тонуста тотарга бик ярдәм итә. Шуңа күрә, мин сәхнәне яшь булып калу өчен иң беренче стимулым дип саныйм. Бәлки нәселдән дә киләдер. Чөнки әниемә дә үз яшен биреп булмый, яшьрәк күренә.

Йөзем сулыкса, битемә әзрәк "энергия" бирер өчен косметологка барам. Әмма, тагы да кабатлап әйтәм, еш түгел. Беренче чиратта косметология - ул минем өйдә. Чөнки үзеңне-үзең карап тормасаң, айга бер косметологка баруның файдасы юк. Үзең көзгегә карап, проблемаңны танып, үзеңә-үзең ярдәм итәргә тырышырга кирәк һәм бу бик мөһим.

Үземнең 12 ел йөргән косметологым бар. Мин аңа бөтен яклап ышанам. Аның киңәше буенча, өйдә бик күп битлекләр ясыйм, аларның файдасын күрәм. Косметиканы көн дә куллангач, ул да тирегә начар тәэсир итә. Аны юып, битне әйбәт итеп чистартып куйсаң, озак елларга йөзне яшь итеп саклап калырга була. Битлекләрнең "Кристина" дигән профессиональләрен дә, "Натур Сиберика", "Бабушкины рецепты" кебек гадиләрен дә кулланам. Алма, кыяр, йомырканы бал белән бутап та битлекләр ясыйм - эксперементлардан куркып тормыйм.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading