16+

Гүзәл Уразова "80 тәңкәлек тапочка кигән” диючеләргә җавап итеп җыр яздырган

Хәтерләсәгез, күптән түгел Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы Инстаграм битендә бик нык тәнкыйтьләделәр. Нәрсә өчен диген әле?! Бакчага аягына арзан тапочка киеп чыкканы өчен!

“Өйләрен салганда, үзбәкләрдән калган 80 тәңкәлек тапочка киеп, бакчага эшләргә чыккан”, - дип язучыларга җавап итеп Гүзәл махсус җыр яздырган. 

“Дөнья шулай яратылган – ярап булмый барысына. Егылды диеп сөйлиләр, абынсаң да аз гына. Кыска итәк кигән, диләр. Чит ярны сөйгән, диләр. Тыңлый башласаң һәммәсен, исең-акылың китәр!.. Үзгәрә дә куя дөнья. Йә бик киң ул, йә бик тар. Нахак сөйләп, сүз җыймагыз, кемнең кемдә эше бар?! Кемнең кемдә бар гаебе – бер Ходай гына белә. Үпкәләшми, тату яшик, без кунак кына җирдә!” - дип җырлый Гүзәл Уразова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading