16+

Гүзәл Уразова ахирәтенә теш протезы бүләк иткән?!

Гүзәл Уразованың Инстаграм аккаунты үзенчәлекле: ул фото һәм видеоларга бай, аннан тыш, тормышыннан кызыклы хәлләр дә яза. Бүген иртән язган тарихын көлми уку мөмкин түгел. Әгәр дә сезнең белән шундый хәл булса, нишләр идегез?

Гүзәл Уразова ахирәтенә теш протезы бүләк иткән?!

Гүзәл Уразованың Инстаграм аккаунты үзенчәлекле: ул фото һәм видеоларга бай, аннан тыш, тормышыннан кызыклы хәлләр дә яза. Бүген иртән язган тарихын көлми уку мөмкин түгел. Әгәр дә сезнең белән шундый хәл булса, нишләр идегез?

– Гадәти булмаган бүләк турында кызык хәл сөйлисе килгән иде.
Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче ахирәтемнең туган көне иде. Бүләккә нәрсә алырга икән дип озак баш ваттым. Бар киемгә дә килешә торган бер матур сумка алырга булдым. Шулай аны өйгә алып кайттым да, якын көннәрдә Мәскәүгә баручы булса, алар аша җибәрермен дип уйладым. Ул көнне өй тулы кунаклар иде. Алар арасында олы яшьтәге абый-апалар да бар. Ерактан килгән әби, юлдан соң арыпмы, иртә йокларга ятты. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, теш протезын стаканга салып куйган. Самир моны аптырап карап торган һәм әби йокыга китү белән, протезын алып, безгә күрсәтми генә рәхәтләнеп уйнаган. Уйнап туйгач, берсе дә күрмәсен өчен бу протезны ахирәтемә бүләккә дип алган сумка эченә салган.
Әби иртән уянды, протез юк. "Әби, синең протезың кемгә кирәк инде?" - дибез, тынычландырабыз. Тапмадык, әби өенә тешсез кайтып китте...

Берничә көннән Мәскәүгә баручы булды да, аның аша ахирәтемә бүләкне җибәрдем. Кич шалтырата: "Сумка өчен зур рәхмәт, ошады. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк миңа", - ди.

Менә шулай: әбинең Татарстаннан чыкканы да юк, әмма протезы Мәскәүләрне күреп, самолетта исән-сау әйләнеп кайтты, - ди җырчы.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading