Шәһри Казан

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов күңелсез хәлгә юлыккан

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов Уфага барганда күңелсез хәлгә юлыккан.

Юлда барганда, машиналарының тәгәрмәчләре тишелгән. Бәхеткә, үтеп баручы бер ир ярдәм иткән. “Яхшы кешеләр бар бит ул, Аллага шөкер”, - ди Гүзәл.

Аннары алар якындагы шиномонтажга барган һәм тәгәрмәчкә, Илдар әйтмешли, операция ясаганнар. Кыскасы, тәгәрмәчне ремонтлаганнар. Эш беткәч, шиномонтаж егетләре Гүзәл Уразова белән фотога төшкән. Шулай итеп, Гүзәл белән Илдар юлларын дәвам иткән.

Реклама

Юлларда исән-сау йөрергә язсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: