16+

Гүзәл Уразова Мәскәүне яулады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әйе, чын мәгънәсендә шулай. Узган ялларда илебезнең төп сәхнәсе - Кремль мәдәният сараенда җырлы гаиләнең зур концерты узды. Күп көч һәм тырышлык тәлап иткән тамаша уңышлы узды.

Гүзәл Уразова Мәскәүне яулады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әйе, чын мәгънәсендә шулай. Узган ялларда илебезнең төп сәхнәсе - Кремль мәдәният сараенда җырлы гаиләнең зур концерты узды. Күп көч һәм тырышлык тәлап иткән тамаша уңышлы узды.

Концерт заманча форматта булды һәм шул ук вакытта татар халкының милли җәүһәрләрен дә үз эченә сыйдырган иде. Мәсәлән, "Казан" бию ансамблен генә алыйк. Гүзәлнең "Гөрләп кирәк яшәргә", "Бас, бас" җырларын милли биюләр тагын да тулыландырды.

Концертның кульминацион мизгеле - ул Ильдар Хәкимов белән бергәләп халкыбызның яраткан җырларына әзерләнгән тезмә булгандыр. Җырчыларның әлеге чыгышын тамашачы "Браво!" дип алкышлады.

Кульминацион мизгелне Илдар белән Гүзәлнең өлкән кызы - Эллари дәвам итте. Моңа кадәр 14 яшьлек йолдызчыкның җырлавы Инстаграмда бар кешене дә гаҗәпләндергән иде. Аның студиядә җыр яздырганда төшерелгән видеосы ярты миллионга якын караулар җыйган.

Концертта сюрпризлар күп булды. Шуларның берсе - ул Айдар Галимов белән белән дуэт. Җырчылар, һичшиксез, Роберт Миңнуллин белән Илгиз Закиров берничә дистә ел элек иҗат иткән җырган яңа сулыш бирә алды. Җырчыларның әлеге чыгышы да Инстаграм битләрендә иң күп репостларга ия булды. Шулай ук, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова белән дуэт та тамашачыны битараф калдырмады. «Пятый элемент» дуэт версиясендә тагы да матуррак яңгырады.

Ә "Нигә генә" җырын Гүзәл Согдиана белән башкарды. Рус эстрадасының популяр җырчысы сәхнәдән Гүзәл белән Илдарны иҗатларына 15 ел туу белән тәбрикләде һәм алар белән булган дуслык аның өчен бик кадерле икәнен әйтте.

Тамашаның алып баручыларын, матур тандем - Максим Шәрәфетдинов белән Гөлназ Сәфәрованы да билгеләп китү урынлы булыр. Концертның уңышына аларның да катнашы бар. Тәмле итеп сөйләп, үзара һәм тамашачылар белән аралашып, матур алып бардылар.

Тамашага берничә көн кала Элвин Грейның киләсе дә билгеле булды. Әмма тамашачы моңа ахырга кадәр ышанмады. "Красивая, хороший" җыры башлануга, 6500 тамашачы берьюлы телефон камераларын кабызып, дуэтны видеога төшерә башлады. Димәк, алар бу дуэтны көткән.

Тамашаны шоу икәнен җырчылардан тыш, көчле коллективлар дә дәлилләде. Splash барабанистлар төркеме тамашага үзенчәлек өстәде. Баксаң, алар дөньякүләм бәйгедә беренче урынга ия булган, бик танылган төркем икән. Алла Духованың "Тодес" бию коллективы дә бәйрәмнең иң затлы "тәмләткече" булды.

Иң шаккатырганы - концертны карарга татар, рус халкы гына түгел, ә башка милләтләр – әрмән, кыргыз, казахларның да килүе!

– Шулкадәр ерак кебек иде бу көн... Һәм, ниһаять! Әлбәттә, борчылабыз, һәм шул ук вакытта шатлыгыбызның чиге юк. Бүгенге көн безнең иҗат биографиясендә тарихи вакыйга булып калачак. Сезнең дә, хөрмәтле тамашачылар, күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз", - дип хис-тойгыларын белдергән иде Гүзәл концерт башланыр алдыннан.

Тамашачылар концерттан соц социаль челтәрләргә куелган видеоязмага: «Заманча матур тамаша булды», «Шоу!», «Тамашачыга булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт», «Онытылмаслык хисләр кичердек», - дип күп комментарийлар язып калдырганнар.
"Горур рәвештә  “Уразова” фамилиясен йөртүче әлеге кыз, бүген генә түгел, ә инде  15 ел дәвамында тамашачысы алдында ачыла бара. Ул  һәрчак беренче булырга омтыла. Класика, халыкчан стиль, заманча эстраданы берләштереп, буыннарны тоташтырып торучы җырчы", - дип тәмамлады концертны алып баручылар һәм алар хаклы да. Иҗат юбилеең белән, Гүзәл!

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading