16+

Гүзәлия: "Җавап килмәде, ошатмады бугай...”

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлиянең “Рәхмәт, Ходай” җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Баксаң, әлеге җыр клип геройлары үтенече белән язылган икән.

Гүзәлия: "Җавап килмәде, ошатмады бугай...”

Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлиянең “Рәхмәт, Ходай” җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Баксаң, әлеге җыр клип геройлары үтенече белән язылган икән.

“Җырның сүзләрен бер ханым бирде. Текстны аның соравы буенча Гөлфия Шакирова язган. Миннән текстка көй иҗат итүемне үтенде. Җыр сүзләре үземә дә бик ошады. Җырны яздым да, ханымга җибәрдем. Әмма җавап килмәде, “ошатмады бугай” дип уйладым. Ике көннән соң язды. “Ике көн буе ирем белән еладык. Бу җырны үзең җырлыйсың. Синең кебек аны башкаручы булмаячак”, - диде. “Миңа бу җыр туры килми бит, балаларым да юк”, - дип әйтеп карадым. Әмма ул җырны башка кешедән җырлатырга теләмәвен әйтте.

Клипны Сочида төшергәннәр. “Клипта ир белән хатын, аларның әниләре һәм ике кызлары төште. Бик күркәм гаилә. Алар Сочида яши. Димитровградтан Казанга, аннан Сочига күченеп килгәннәр”, - ди Гүзәлия. 

Җырчы Сочига билетларны алдан алган булган. “Алдан алдым да борчылдым, чөнки без барасы көннәргә яңгырлар күрсәтә иде. Ләкин яңгыр яумады, Аллаһка шөкер. Эссе булды. 40 минут таш өстендә утырып хәтта янып пештем. Ә инде дүртенче көнгә яңгыр яуды, ул көнне ял иттек. Клипның бер өлешен Казанда да төшердек”, - дип сөйләде безгә Гүзәлия.

Клипны биредә карарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading