16+

Гүзәлия "Бикшәпмәйдан" бәйгесе катнашучыларына җырлар яза!

“Күп кенә талантлар халыктан чыккан бит. Кем белә, бәлки алар арасында зур йолдыз булырдай өметле җырчылар бардыр? Җырчы булырга теләгән, әмма мөмкинлеге, кыюлыгы җитмәгән талантлар бик күп", - ди Гүзәлия.

Гүзәлия "Бикшәпмәйдан" бәйгесе катнашучыларына җырлар яза!

“Күп кенә талантлар халыктан чыккан бит. Кем белә, бәлки алар арасында зур йолдыз булырдай өметле җырчылар бардыр? Җырчы булырга теләгән, әмма мөмкинлеге, кыюлыгы җитмәгән талантлар бик күп", - ди Гүзәлия.

“Мәйдан” музыкаль телеканалында #БИКШӘПМӘЙДАН2 проектының икенче сезоны бара. Төп бүләк – 1, 2, 3нче урын яулаучыларга телевизор. Моннан тыш, финалистларга башка истәлекле бүләкләр дә булачак.

Бәйгенең максаты – таныла алмаган, ләкин зур сәхнәгә чыгарга хыялланган талантлы башкаручыларны барлау. Бу - “Мәйдан” каналы оештыра торган иң халыкчан һәм грандиоз бәйге.

Бәйгегә видеолар 20 августка кадәр Инстаграмда кабул ителә. Катнашу өчен төп шартлар: 

- татар телендә ретро җыр җырлап, видеога төшерегез һәм аны #БИКШӘПМӘЙДАН2 хештегы белән үз аккаунтыгызга урнаштырыгыз;

- видеоларның озынлыгы 1 минуттан артмаска тиеш;

- катнашучы @maidantv аккаунтына язылырга тиеш;

- бәйге вакытында катнашучының аккаунты ачык булуы шарт;

- яшь чикләве 14+.

Оештыручылар әйтүенчә, җиңүчеләр исеме сентябрь башында игълан ителәчәк. Аларны “Мәйдан”ның сәнгать советы билгели.   

#БИКШӘПМӘЙДАН бәйгесенең беренче сезонында 100дән артык кеше катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар: сыер савучы, фельдшер, завод эшчесе, агач остасы, укытучы һәм башкалар.

Шуны да әйтергә кирәк, танылган продюсер, композитор, автор-башкаручы Гүзәлия #БИКШӘПМӘЙДАН бәйгесенең беренче сезон катнашучылары арасыннан дүрт кешене сайлап, аларга өр-яңа җырлар язды. Бу – беренче урын иясе Ләйлә Сибгатуллина, икенче урын иясе Фидалия Зәкиева, махсус бүләк иясе Илназ Әгъләметдинов һәм Данил Галимов. Аларның чыгышларын #БИКШӘПМӘЙДАН2 бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү концертында күреп булачак.

“Бу - бик кызыклы һәм кирәкле проект дип уйлыйм. Күп кенә талантлар халыктан чыккан бит. Кем белә, бәлки алар арасында зур йолдыз булырдай өметле җырчылар бардыр? Җырчы булырга теләгән, әмма мөмкинлеге, кыюлыгы җитмәгән талантлар бик күп. Ә инде җыр язу идеясенә килгәндә, минемчә, үзләренең җырлары булу аларны тагын да канатландырачак. Яздыру процессы ничек булыр һәм башкалары – болар үземә дә бик кызык. Шуны әйтәсем килә: беренче җыр аеруча дулкынлану хисләре белән яздырыла. Бүгенгедәй исемдә, беренче тапкыр студиядә микрофон алдында җыр яздырганда, миндә зур хисләр ташкыны булды. Анда - курку, дулкынлану, шатлану һәм башкасы. Кыскасы, мин - иң бәхетле кеше! Менә шушы хисләр тавыш төсләренә дә уңай йогынты ясый, ихлас башкару була ул”, - диде Гүзәлия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading