Сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен яулау өчен армый-талмый эшләргә, халык күңеленә барып җитә торган җырлар башкарырга кирәк. Мәскәүдә яшәүче җырчы Гүзәлия Шәрәфетдинова (тамашачы аны Гүзәлия буларак белә) әнә шул максатны күздә тотып эшли. Тиздән Татарстанга гастрольләре уңаеннан, без дә аның белән сөйләшеп алдык.
- Гүзәлия, җырчылар күбрәк Казанга тартылырга тырыша. Ә Сез Мәскәүгә китеп баргансыз.
- Мин балачакта да Мәскәүдәге олы апам Эльмира янында елына дүртәр ай яшәп кайта идем. Шуңа күрә анда ияләшеп беттем.
- Татар мохитеннән читтә яшәүнең кыенлыгы да бардыр бит...
- Баштагы елларда бик кыен иде. Хәзер бер җайга салынгач, Ходай ярдәме белән, бара инде ул.
- Репертуарга җыр туплауда кыенлыклар юкмы?
- Репертуарга килгәндә, үзем көйләр язганга күрә, минем андый проблема юк. Аллага шөкер, җырлар языла, илһам килеп тора. Җырлап кына бетер. Җырларымны Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Булат Нигъмәтуллин, Радик Юльякшин, Алсу Әбелханова, Эльмира Сөләйманова, Илшат Вәлиев, Роберт Мортазин һәм Мәскәүдәге татар җырчылары да башкара.
- «Яныңа агылам» дигән җырыгызны Радик Юльякшин белән бергә җырлыйсыз. Аңа үзегез тәкъдим иттегезме?
- Бу җырны үземә дип язган идем. Радик та сорады. Шуннан соң без аны дуэт белән җырларга булдык.
- Сезнең «Авыл көйләре» җырына бик матур клибыгыз бар. Ул кайда төшерелде?
- Аны Чуашстанда, минем туган авылым Татар Согытында төшердек.
- Балачак хатирәләрен дә күңелдә яңартыгыз әле.
- Мин гаиләдә унынчысы, төпчек бала идем. Күбрәк әби белән бабай янында үстем дияргә була. Әби мине һәр иртәне: «Тор, кызым, тор, йокың туйгандыр инде. Матур кызлар чәй суыннан кайта торгандыр инде», - дип йокыдан уята иде. Апаларымның биек үкчәле туфлиларын киеп әби белән бабайга концерт яки спектакль куйганнан соң, әбинең: «Син, кызым, зур кеше булырсың», - дип, мине сөендергәне истән чыкмый.
- Авылыгызга еш кайтасызмы?
- Вакытым булган саен, авылга кайтырга тырышам. Мин чит илләргә, диңгез буйларына барып ял итә торган кеше түгел. Миңа апаларның бакчасында, авылда ял итү ошый.
- Әниегезнең матур җырлаганын да беләбез. Концертыгызны караганнан соң, ул Сезгә нинди киңәшләр бирергә ярата?
- Әйе, минем тавышымны да әнинең тавышына охшаталар. Ул миңа киемнәр хакында үз киңәшләрен күбрәк бирә. Авылда үзе дә мөнәҗәтләр әйтеп, кичәләр оештырып йөри.
- Сезнең башка милләт кешесенә кияүгә чыгуыгызга туганнарыгыз каршы килмәдеме?
- Мин бит яшьли кияүгә чыкмадым, акылга утыра башлагач кына. Шуңа күрә бер сүз дә әйтмәделәр. Бәхетле генә булсын дигәннәрдер. Әмма алар минем иремне бөтенләй кабул итәләр, дип тә әйтә алмыйм. Гәрчә ул кайбер татар, мөселман ирләренә караганда бик тә тәртипле, акыллы, җайлы, сабыр кеше. Олыны - олы, кечене кече итә белә. Ирем һәрбер эшемдә минем ярдәмчем. Ул мине аңлый,миңа ышана, Аллага шөкер.
- Гүзәлия, хәзерге заманда Сезне нәрсә шаккатыра?
- Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, кырыслыгы шаккатыра. Хәзер кеше үзе турында гына күп уйлый. Башкаларның кайгы-хәсрәтенә исе дә китми.
- Дусларыгыз күпме? Араларында дуслыкка хыянәт иткәннәре булмадымы?
- Чын дуслар күп булмый. Олыгайган саен, кешеләрне аңлый барасың. Хәзер кайбер кешеләрне «сатып алып» та була. Кызганыч, тугрылык, тәртип дигән нәрсәләр сирәгәя бара. Хыянәт иткән дус гаилә үзебезнең дә булды. Мин андый кешеләр белән шунда ук араны өзәм. Миңа аның танылган кеше булуы да, байлыгы да кирәк түгел.
- Әгәр концерт куярга барырга чыкканда, юлыгызны мәче киссә нишлисез?
- Мәче юлымны киссә, игътибар итмим мин. Ә инде концерт буласы көнне көнбагыш ашамыйм. Тамашачы булмый, диләр.
- Тиздән Татарстанда гастрольләрегез башлана.
- Әйе, 25 февральдә - Кукмарада, 27се - Әтнәдә, 28е - Балтачта, 29ы - Сабада, 1 мартта - Арчада, 28 мартта - филармониянең концертлар залында, 30ында - «Юность» мәдәният сараенда, 31ендә - Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында. Анда Радик Юльякшин, Булат Нигъмәтуллин, Ранил Нуриев, Роберт Мортазин һәм башка талантлы егетләр катнаша.
Комментарийлар