16+

Гүзәлия концерты аншлаг белән үтте (Сәхнә алды һәм сәхнә арты ФОТОРЕПОРТАЖЫ)

Кичә Филармония концертлар залында автор башкаручы Гүзәлиянең «Яз бит, дуслар» дип исемләнгән концерты аншлаг белән узды.

Гүзәлия концерты аншлаг белән үтте (Сәхнә алды һәм сәхнә арты ФОТОРЕПОРТАЖЫ)

Кичә Филармония концертлар залында автор башкаручы Гүзәлиянең «Яз бит, дуслар» дип исемләнгән концерты аншлаг белән узды.

Казанда беренче тапкыр оештырылган концерт өчен бу бик тә мөһим. Тамашачылар арасында: "Әлеге тамаша өчен бер генә көн аз", - диючеләр дә булды. Мондый чирканчык алганнан соң, киләчәктә гастроль туры графигында Казан тамашачысы өчен әле берничә көн билгеләнер, шәт.



Концертта катнашучыларның барысы да егетләр һәм алар Гүзәлия иҗат иткән җырларны башкардылар. Алар арасында «Казан егетләре» төркеме, күпләрне гашыйк иткән автор-башкаручы Радик Юльякшин, танылган җырчылар Ранил Нуриев белән Булат Нигъмәтуллин, Гүзәлиянең якташы Илдус Шәйдуллин, Мәскәүдән килгән кунаклар Марат һәм Ринат Яруллиннар, Эмиль әфәнде, Уфадан Илнур Рамазанов, Гүзәлиянең туганы Роберт Мортазин дә бар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading