16+

Гүзәлия: "Күп сөйли торган кешеләрдән тиз туям"

Автор-башкаручы Гүзәлия инстаграм битенә үзе турында берничә факт язган.  

Автор-башкаручы Гүзәлия инстаграм битенә үзе турында берничә факт язган.  

"Минем нәрсә яратканымны,  яратмаганымны беләсегез килсә,  аска төшеп укыгыз!" дигән ул. Гүзәлия турында яхшырак беләсегез килсә, сез дә күз салыгыз әле.
"1. Мин тозлы ризыклар яратам.(кыяр,  помидор, балык).
2. Таплар күрсәм, психым чыга.
3. Мунча яратам!
4. Күп сөйли торган кешеләрдән тиз туям.
5. Сарык итен бөтенләй ашый алмыйм.
6. Бернинди искә дә түзә алмыйм, исләрне тирән  тоям, нюхач (поездларда,  самолетта минем стресс).
7. Кулларыма, аякларыма крем сыламыйча йокларга яратмыйм.
8. Тәрәз төбендә чәчәкләр торганны яратам.
9. Минем тарак белән чәчләрен тарарга теләгән кешеләрне яратмыйм.  Алай ярамый инде,  гигиена бит.
10. Кирәгеннән артык йомшак кына сөйләп торган кешеләрне яратмыйм (ышанмыйм андыйларга)".

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading