16+

Игезәк җырчы кызлар Рәзилә һәм Рәмилә Батыровалар юрист һөнәрен сайлаган

Туган көннәре: 1992 елның 16 феврале Туган җирләре: Мамадыш районының Шәдче авылы Белемнәре: Чаллы педагогика көллиятенең музыка факультеты, КФУның сәнгать бүлеге. Бүгенге көндә Икътисад, идарә һәм хокук университетының юриспруденция бүлегендә II курста укыйлар Татар эстрадасында парлы дуэтлар шактый. Абыйлы-апалы, ирле-хатынлы, егетле-кызлы... Күптән түгел дөньяга тагын бер дуэт туды: игезәкләр. Сүзем...

Игезәк җырчы кызлар Рәзилә һәм Рәмилә Батыровалар юрист һөнәрен сайлаган

Туган көннәре: 1992 елның 16 феврале Туган җирләре: Мамадыш районының Шәдче авылы Белемнәре: Чаллы педагогика көллиятенең музыка факультеты, КФУның сәнгать бүлеге. Бүгенге көндә Икътисад, идарә һәм хокук университетының юриспруденция бүлегендә II курста укыйлар Татар эстрадасында парлы дуэтлар шактый. Абыйлы-апалы, ирле-хатынлы, егетле-кызлы... Күптән түгел дөньяга тагын бер дуэт туды: игезәкләр. Сүзем...

Туган көннәре: 1992 елның 16 феврале

Туган җирләре: Мамадыш районының Шәдче авылы

Белемнәре: Чаллы педагогика көллиятенең музыка факультеты, КФУның сәнгать бүлеге. Бүгенге көндә Икътисад, идарә һәм хокук университетының юриспруденция бүлегендә II курста укыйлар

Татар эстрадасында парлы дуэтлар шактый. Абыйлы-апалы, ирле-хатынлы, егетле-кызлы... Күптән түгел дөньяга тагын бер дуэт туды: игезәкләр. Сүзем Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар турында. Алар башкаруындагы «Бар ул», «Мәхәббәтем нуры», «Сина гашыйк мин», «Без бертуган», «Сандугачым карлыгачым» җырларын тамашачы инде яратырга өлгерде.

- Нинди гаиләдә тәрбияләнеп үстегез? Сәнгатькә тартылу әти-әниегездән күчмәгәнме?

Рәзилә: - Без - дүрт кыз-туган. Гөлназ һәм Эльмира исемле ике апабыз бар. Аларның икесенең дә үз тормышлары. Әтиебез белеме буенча режиссер. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган. Сәхнә юлын сайлавыбызда аның өлеше зур. Ул хәзерге вакытта эшмәкәр, дин әһеле. «Изге нур» мәчетендә имам хатип булып тора. Әниебез тегүче-кисүче һөнәрен үзләштергән. Лаеклы ялда булса да, безнең күпчелек сәхнә костюмнары - аның дизайны һәм кул эшләре. Җырга сәләт ике яктан да күчкән дип уйлыйбыз. Әти дә яшь чакта бик матур тавышлы булган. Әнинең әнисе дә бик моңлы иде.

- Гадәттә, игезәкләрнең берсе активрак, икенчесе сүлпәнрәк була. Сезгә карап һич алай әйтеп булмый, икегез дә янып торасыз...

- Рәмилә: - Әйе, без иге­зәкләр. Сәгать иртәнге 6 тулгач, 5 минут аерма белән Рәзилә беренче туган. «Пассив» дигән сүз безгә бармый. Без икебез дә актив дип әйтәсе килә. Хәер, төрле ситуациядә төрлечә, беребез бер яктан үзен лидер буларак күрсәтсә, икенчебез икенче яктан үзенең көчен белдертә. Характерларыбыз да охшаш. Ачу, үпкә саклау безнең өчен түгел. Берәр кешегә үпкәләсәк, ике минуттан соң ук онытабыз.
Бер-берегез турында яхшы беләсезме?

- Рәмилә: Рәзилә ачык күңелле, актриса, биюче, якын дус, киңәшче, сердәшчем. Ул -ярдәмчел, хыялый, романтик кеше. Мөгаен, иҗат кешесе, нәкъ менә шундый булырга тиештер дип уйлыйм. Кул эшләренә оста, тәмле пешерә. Мин аның гөбәдиясен бик яратам.

Рәзилә: - Үскәндә, башка балалар кебек актив, шук, шаян идек. Әле хәзер дә әнидән: «Ничек кенә безне карап үстердең икән?» - дип сорыйм. Рәмилә балачактан бик нечкә күңелле бала иде. Кечкенәдән кешегә ярдәм итеп, соңгы әйберен бирә торган булды. Хәзер дә шулай. Балачакта безне гел бутыйлар иде. Рәмилә дип эндәшсәләр дә борыла идек, Рәзилә дисәләр дә карый идек. Ә бер-беребезгә бәби чакта «Әдия» дип дәшкәнбез.

- Ни өчен дуэт буларак чыгыш ясарга булдыгыз?

Рәмилә: - Аерым жырларга дигән теләк булмады бездә. Безнең тавыш тембрларында әз генә аерма бар. Укытучыбыз да: «Сездән яхшы дуэт чыга» дип фатихасын бирде.

- Үсмер чакта «Җырчы булсак иде» дигән теләгегез бар идеме?

Рәзилә: - Балачактан ук матурлыкка, гүзәлеккә омтылдык. Безне һәрчак җыр, бию, театр, радио, ЗАГС хезмәткәре һөнәре кызыксындырды. Җырчы булырга хыялландык, әлбәттә. Әмма аннан да ныграк радиода диктор буласы килә иде. Бөтен күрше‑күлән гади радио тыңласа, бары тик безнең әни генә «Рәмилә-Рәзилә» радиостанциясе дулкынын үз итә иде.

- Үзегезнең киләчәкне эстрада белән күрәсезме, әллә бу шөгыль генәме?

Рәмилә: - Әлбәттә, күрәбез, әмма без аны төп һөнәр белән шөгыль уртасына куяр идек.

- Ничек уйлыйсыз, җырчы булу өчен, сезнеңчә, талант кирәкме, акчамы?

Рәзилә: - Җырчы булу өчен 80 процент тырышлык кирәк дип саныйбыз. Калган 10 проценты талант, 10 процент, әлбәттә, акча. Ансыз да булмый, чөнки уңышны җыйганчы, аны чәчәргә, үстерергә кирәк. Коры талант яисә акча белән ерак китеп булмый. Җырчы булырга теләгән кеше һәркөн үзен үстерүдә нинди дә булса адым ясарга тиеш. Сәхнәгә менүе авыр, тик аннан төшүе бик җиңел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading