Яңа "Казан егетләре" төркеме оешканга ел ярым гына булса да, ирешкән уңышлары бихисап. Инде алар бер ел эчендә 24 яңа җыр яздырырга өлгерде. Егетләр иҗатлары һәм шәхси тормышлары турында үзләре сөйләде.
- Бер ай элек тәүге альбомыбызны чыгарган булсак, якын арада икенчесен, салмак җырлардан торганын туплап өлгертәчәкбез. Әле менә бу...
Яңа "Казан егетләре" төркеме оешканга ел ярым гына булса да, ирешкән уңышлары бихисап. Инде алар бер ел эчендә 24 яңа җыр яздырырга өлгерде. Егетләр иҗатлары һәм шәхси тормышлары турында үзләре сөйләде.
- Бер ай элек тәүге альбомыбызны чыгарган булсак, якын арада икенчесен, салмак җырлардан торганын туплап өлгертәчәкбез. Әле менә бу арада яңа форматта клип төшерү белән мәшгуль булдык. Прокатка ярты миллионлык җиһаз алдык. Ике тәүлеккә. Инде эш бетте, җиһазны илтеп тапшырырга дип, Айдарның машинасына төягәч, ачкыч эчтә калды да машина бикләнде. Нишләргә? Тәрәзәне ватарга дип торганда, кайсыбызныңдыр башына белгеч чакыртырга дигән уй килде. Аппаратура бик кыйммәтле булгач, төнге икегә кадәр солдат кебек машина сакладык.
Шәхси тормышларга килгәндә, Айдарны өйләндерергә ашыкмыйбыз әле. Камыт кигәннәребезнең барысы да тәртиптә. Илнатның кызына 2 яшь ярым, Фәнилнең улы Әмирханга яшь ярым булды. Балалар белән бергә үсәбез.
Студиягә эшкә 9 да киләбез. Соңга калу дигән нәрсә юк. Башта гимнастика белән шөгыльләнәбез, биибез. Төштән соң яңа җырлар өстендә эшлибез. 4 нче яртыларда аларны яздырабыз. 5тән соң репетиция башлана. Көч җиткәнчә, хәл беткәнче шунда инде без. Айдарның гаиләсе булмагач, кунып та кала. Илһамия белән. Илһам килүне шулай дип йөртәбез инде.
Тәүге "сольный" концертка әзерләнәбез. Казан тамашачысы алдында апрель аенда имтихан тотарга исәп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар