16+

Илһам Шәриф: "Өченче тапкыр өйләнүме? Юк, куркытмады"

Татар эстрадасы артисты Илһам Шәриф белән әңгәмәнең дәвамын итәбез. "Соңгы арада гына үземне кулга ала башладым. Мин бу кайгыны бик авыр кичердем. Ул, чынлап та, миңа бик якын булган. Мине усал диләр, юк, миннән дә елак кеше юк. Юктан да елый алам", - ди Илһам.

Илһам Шәриф: "Өченче тапкыр өйләнүме? Юк, куркытмады"

Татар эстрадасы артисты Илһам Шәриф белән әңгәмәнең дәвамын итәбез. "Соңгы арада гына үземне кулга ала башладым. Мин бу кайгыны бик авыр кичердем. Ул, чынлап та, миңа бик якын булган. Мине усал диләр, юк, миннән дә елак кеше юк. Юктан да елый алам", - ди Илһам.

-    Соңгы тапкыр күрешүегезне, соңгы сөйләшүегезне хәтердә яңартыйк әле...

-    Бер чарада чыгыш ясадык та, икенче көнне бакчага бардык. Мунча яктым, шашлык пешердем. "Мин эссегә кермим, соңрак керәм", - дип калды. Мин исә кичке сәгать 6ларда өйгә кайтып киттем. "Иртәгә репетициягә барганда, кереп алырмын сине", - дидем. Кичке сәгать 10нарда шалтыратып сөйләштек. "Мунча кереп чыктым", - диде. "Иртәнге 9нчы яртыга килеп җитәрмен", - дип саубуллаштык. Соңгы сөйләшүебез шул булды. Иртән берничә тапкыр шалтыраттым, ул җавап бирмәде. Барсам, өйдә юк. Кычкырам, эндәшүче юк. Урамга чыксам, краннан су агып тора. Ул анда савыт-саба юа иде. Бара башлагач, җирдә яткан Хәмдүнә апаны күрдем. Мөгаен, хәле китеп әкрен генә егылгандыр, чөнки йөзендә бәрелгән урыннары юк иде.

-    Аңа кадәр хәле начарланганы булдымы?

-    Үләренә берәр ел алдан Арчадагы бер банкетта эшләгәндә булды. Бер-ике җыр җырлагач, теле көрмәкләнә, сүзләре аңлашылмый башлады. Хатынга шалтыратып әйткәч, ул тизрәк Казанга кайтырга кушты. Әмма Хәмдүнә апа барыбер җырлап бетерде. Сөйләшүе аңлашылмаса да, җырлый алды. Банкет ахырында бөтенләй хәле китте, машинага кулыннан тотып алып барып утырттык. Казанның 18нче хастаханәсендә шундук кабул иттеләр. Табиблар микроинсультка охшаган дип әйтте. Ә аңа кадәр Казахстанга баргач, шундый хәл булган иде. Эсседән кан басымы төште. Табиблар ашыгыч ярдәм күрсәтте. Бер көн реанимациядә ятып чыкты. Аннан кайтып, бер атна узгач, авызы кыйшайды. Сәхнәгә чыкканда, авызын үтәкүренмәле пластырь белән тарттырды. Массажга йөри торгач, кире үз хәленә кайтты.

-    Югалту кайгысын авыр кичердеңме?

-    Баштагы мәлдә сәхнәгә чыккан саен еладым. Күңел тула да елыйм. Кулга баян алсам да, күзгә яшь тула иде. Соңгы арада гына үземне кулга ала башладым. Мин бу кайгыны бик авыр кичердем. Ул, чынлап та, миңа бик якын булган. Мине усал диләр, юк, миннән дә елак кеше юк. Юктан да елый алам. Телевизордан бокс карасам да, кешене кызганып елыйм. Гәрчә кайчандыр үзем дә 15 еллап көрәштем. Әти дә күп еллар буе көрәште. Күрше авылда батыр калсаң, кыйнап кайтаралар иде, ди. Билне ычкындыргач, көрәшне ташларга булдым. Хәзер узган елдагылар кебек түгел, бүләкләре шәп, кызыктыра беләләр.

-    Хәмдүнә апаны озатканнан соң, туганнары белән низаг килеп чыкты...

-    Хәмдүнә апаны син үтердең, диделәр. Иң авыры шул булды. Без Хәмдүнә апа белән бер гаилә булып яшәдек, югыйсә. Булмаган әйберләрен, ягъни алтын муенсаларын таптыра башладылар. Сәхнәдә һәр ялтыраган әйбер алтын була алмый инде ул. Хәмдүнә апаның нәрсәсе бар, барысы да өендә. Мин карак булгач, Хәмдүнә апаны үтерергә йөргәч, алар кайда булган? Бу хәлләр аркасында шикәр чире барлыкка килде. Хастаханәдә ятып чыктым. Башта абыйсы үзәккә үтте. Ул тынычлангач, Якутиядән күченеп кайткан бертуган апасы ябышты. Казанда, Уфада һәм туган ягында Хәмдүнә апаны исә калу кичәсен үткәрдем. Мине акча эшли дип, полициягә шалтыраткан. Ул концертларны мин эшләмәсәм, тагын кем эшли? Уфада яшәүче бертуган апасы Ида апа гына миңа рәхмәт әйтте. "Мал-мөлкәтен сатарга тырышма", - диде. Ул мал-мөлкәт миндә булмады, ә апасы миндә дип уйлаган...

-    Бакчага барганың юкмы?

-    Юк. Күптән түгел күршене очраттым. "Бакчагызны чүп басты, килеп караучы да юк", - диде. Дүрт бертуган үзара аралашмый. Аны сатыр өчен уртак фикергә килергә, ә уртак фикергә килер өчен сөйләшергә кирәк.

-    Хәмдүнә апаның киемнәре кайда?

-    Татар дәүләт филармониясендә музейда. Медальләрен үзем шунда тапшырдым. Аларны да туганнары сорап йөрде әле. Хәмдүнә апаны үзе теләгәнчә Курган зиратында җирләдек. Узып киткәндә, "шушында урын алып калырга иде", дип әйтә иде. Тагын бер сүзе бар иде: "мин хәзер дә беркемгә кирәк түгел, үлгәч тә синнән башка беркемгә дә кирәк булмаячакмын", дип әйтә иде. Сүзләре дөреслеккә туры килде. 24 майда туган көнендә каберенә махсус кич белән бардым. Бер чәчәк тә юк иде, килүче булмаган.

-    Хәмдүнә апаның исемен мәңгеләштерү уңаеннан зур эшләр башкарып йөрисең икән?

-    Беренчедән, Борай районында Хәмдүнә апаның аллеясын ачарга, бюст куярга телибез. Икенчедән, Хәмдүнә апа исемендәге җыр конкурсы үткәрергә җыенабыз. Ул ике елга бер тапкыр узачак һәм анда Хәмдүнә апаның җырлары яңгыраячак. Үзе исән чагында ук мондый конкурс оештырырга теләвен әйткән иде. Район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә апаның исемен бирергә ниятлибез. Кызганыч, үзе турында язылган китапны күрә алмый китеп барды. Ул аның артыннан ике еллап йөрде. 

-    Син өченче тапкыр өйләнүең дөресме?

-    Дөрес. 

-    Беренче хатының белән ничә ел яшәдең?

-    Дүрт ел яшәдек. Аның белән уртак балаларыбыз булмады. Әмма аерылышуыбызның сәбәбе ул түгел. Ул хакта искә дә аласым килми. Хәмдүнә апаның да икенче иреннән аерылган чагы иде. Елашып сөйләшеп утырганыбыз истә. Шуннан соң без тагын да ныклап эшли башладык. Нәкъ шул чакта безнең турында төрле гайбәтләр сөйләделәр. Башта күңелгә тиде, әлбәттә. Аннары исем китми башлады. 

-    Икенче тапкыр бәхетеңне сынап карагач та, гаиләгез таркалган...

-    Икенче никахтан кызым туды. Исән-сау туган иде, ләкин прививка ясатканнан соң, бала сүлпәнәя башлады, сәламәтлегенә зыян килде. Табиблар төгәл диагноз куя алмады. Кулымнан килгәнчә, ярдәм иттем, кая гына алып бармадык. Табиблар үз гаебен танымады. Ул вакытта Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Айрат Фәрраховка рәхмәт, аның ярдәме зур булды. 4 яшенә кадәр бергә булдык та, аннары хатын белән аерылыштык. Аның да билгеле сәбәпләре бар. Миңа эшемне аңлардай, терәк булырдай кеше кирәк иде. Кызганыч, быелның февралендә балам 11 яшендә вафат булды. Ул Курган зиратында җирләнде. Хәмдүнә апа белән икесе бергә яталар.

-    Өченче тапкыр өйләнергә курыкмадыңмы?

-    Юк. Хатыным Алсу бик төпле, акыллы кеше. Төп чыгышы белән Әтнә ягыннан, Казанда үскән. Беренче иреннән 23 яшьлек кызы Алия бар. Уртак улыбыз Асманга 5 яшь.  Мин аны “кан патшасы” дим, ул Балалар республика клиника хастаханәсендә эшли. Хәмдүнә апага да ярдәме тиде, соңгы вакытта өенә барып кына анализ ала иде. Ул Алсуны бик ярата иде. 

-    Күзгә күренеп үзгәргәнсең. Ничә килога ябыктың?

-    Барлыгы 38 килога ябыктым. Шуның 20сен ике айда югалттым. Ашамадым, авыр булды, тик түздем. Үземә сүз бирсәм, үтим мин. Ябыккач, үземә дә җиңел, рәхәт.

-    Татар телендә чиста сөйләшәсең...

-    Казан дәүләт педагогика университетының татар теле бүлегендә укыдым. Максатым – татар телен тагын да яхшырак өйрәнү иде. Саф татарча сөйләшергә теләдем. Һәм мин моңа ирештем дип уйлыйм. Баламны да татарча сөйләшергә өндим.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

48

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Илхам.Хэмдунэ апанын рухы шат булсын.Туганнарга бакыйлыкка киткэн кешенен,малы,акчасы гына кирэк,шунын очен корэшеп эйткэлэшеп бетэлэр.Хэдушне онытма.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны оҗмахта булсын Хәмдүнә апаның.Бик матур йөрәккә үтеп керердәй җырлар җырлады.Әле тагыда җырларга иде дә тик...

      • аватар Без имени

        0

        2

        Молодец бик матур энгэмэ,исэн-сау булыгыз.Уз туганнары белэн дэ аралашмаган нинди куршелэр икэн шуна аптырыйм

        Мөһим

        loading