Шәһри Казан

Илһам Вәлиев 22 ел элек көндәлегенә ни язган булган?

- Армиядә хезмәт иткәндә кызым туу турында хәбәр килде. Ничек шатланганымны белсәгез?! Ә бит ул заманда башкалар белән шатлык уртаклашыр өчен телефон, интернет юк иде. Тормышымдагы яңалыгымны куен дәфтәренә язып куйдым.

Хәрби хезмәтне Башкортстанда үтәдем. МВД гаскәрендә шофер буларак хезмәт иттем. 1,5 ел авыр, әмма шул ук вакытта бик күңелле узган вакыт.



Әлеге көндәлек турында бөтенләй оныткан идем. Балалар тапкан. Кызым үзенең туган көне уңаеннан "Инстаграм"га куйган.

Реклама



"20 декабрь, 1994 ел
Бу көн минем гомеремнең иң шатлыклы, иң бәхетле көннәремнең берсе. Чөнки бүген минем кызым, Зөһрә туды. Бу хәбәрне миңа әти телефоннан әйтте. Мин башта ышанмый тордым, башта каушап калдым. Бу бәхетле минутлар бик тиз үтсә дә, алар минем исемдә мәңгегә калачак.
Тик шунысы үкенеч, без бергә түгелбез..."

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: