16+

Илдар Ямалиев: "Соңгы арада урын өстендә ятты..."

Җырчы, юмор остасы Илдар Ямалиев ни өчен клип төшерү эшләрен күчерүе турында сөйләде.

Илдар Ямалиев: "Соңгы арада урын өстендә ятты..."

Җырчы, юмор остасы Илдар Ямалиев ни өчен клип төшерү эшләрен күчерүе турында сөйләде.

“Шушы көннәрдә Гөлүсә Шаһбан сүзләренә иҗат иткән “Яратмыйсың дисең" җырына клип төшердек. Без аны август башында төшерергә тиеш идек. Кызганыч, әбием үлеп китте, шуңа күрә күчерергә туры килде. Аллаһы боерса, клипны тиздән зәңгәр экраннардан күрә алачаксыз. Үзем дә түземсезлек белән көтәм.

Узган ел 90 яшендә бабай вафат булды. Быел 88 яшендә әбине озаттык. Соңгы арада урын өстендә иде, балалары һәрчак янында булды. Бабай белән иңне-иңгә куеп, 63 ел бергә гомер иттеләр. Бар кешегә дә үрнәк гаилә булдылар, безне бары тик яхшылыкка гына өйрәттеләр. Рәхмәтебез чиксез аларга! Урыннары җәннәттә булса иде.

Гаиләгә килгәндә, олы улыбыз җәйге каникулдан соң балалар бакчасына йөрүен дәвам итте. Кечкенәсенә 4 ай була, Аллаһы боерса. Үсәбез”, - дип сөйләде Илдар Ямалиев.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading